Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яраткан эшең шатлык китерсә

Акъяр авылында яшәүче Галия Сәгыйр кызы Кәлимуллина үзенең бөтен гомерен туган авылында терлекчелеккә багышлаган. “Маяк” колхозының алдынгы сыер савучысы байтак еллар буе еллык планны арттырып үтәгәне өчен районда социалистик ярышта алдынгы урыннарны яулаган.


70 нче һәм 80 нче елларда күп тапкырлар җирле газетада басылып чыккан “Хезмәт Даны ордены кавалеры”, “Сыер савучы булуыма үкенмим” һ.б. язмалар героинясы да ул. Күптән түгел басылып чыккан “Акъяр авылы тарихы” китабындагы берничә бит Галия Сәгыйр кызы гаиләсенә (аның әти-әниләреннән башлап) багышланган.
Кәлимуллиннар гаиләсе авылда иң лаеклы һәм абруй казанган гаиләләрнең берсе. 1986 елда Галия апа III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән. Тик бу бердәнбер бүләк түгел, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Социалистик ярышта җиңүче” (1975 һәм 1979 елларда), “11 нче бишьеллык ударнигы”, “12 нче бишьеллык ударнигы” билгеләре бар. Күп еллар авыл советы һәм Чистай район Советы депутаты булып тора. 1956 елдан башлап Галия апаның хезмәт кенәгәсендә “Маяк” колхозының сыер савучысы дигән язу гына бар. Хәзер аңа 77 яшь, тик сөйкемле, позитив хатын-кызга әби дип әйтергә тел дә әйләнми.
- Элекке эшегезне сагынасызмы, Галия апа?
- Әйе, әлбәттә, хәер хәзер башка чор, башка шартлар. Сөтне чиләк белән ташымыйлар, һәр җирдә сөт үткәргечләр, эшләр механикалаштырылган. Ул чакларда авыррак иде, кул эше күп иде, сөт саву аппаратлары соңрак чыкты бит. Шуңа да карамастан, без күңелле, тату эшләдек.
- Сезнең карашка әлеге һөнәрдә нинди мөһим сыйфатлар бар?
- Хезмәтне һәм терлекләрне ярату мөһим. Аларны иркәләсәң, ягымлы булсаң, алар да шул рәвешле җавап бирәчәк.
- Эштә дә алдынгы булырга, дүрт баланы тәрбияләп үстерергә, йорт, хуҗалык эшләрен башкарырга һәм депутатлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә ничек өлгерә идегез соң?
- Ничектер өлгерә идем инде, яшь, энергияле идем. Депутат буларак, Чистайга сессиягә бара идем, һәр баруымда доклад укырга бирә иделәр, ул доклад шулкадәр озын иде. Шундый сессияләрнең берсендә тантаналы шартларда миңа XI нче бишьеллык ярышында югары күрсәткечләр өчен орден тапшырдылар.
Алдынгы сыер савучыга дәүләт бүләкләре генә түгел, ә башкаларын да: кер, тегү машиналары, модалы итекләр һ.б. да тапшырганнар.
Аны, хезмәт ветераны буларак, еш кына мәктәп укучылары белән очрашуларга да чакыралар. Шундый очрашуларның берсен 2018 елның 2 февралендә авыл китапханәсендә оештырганнар.
“Акъяр авылында хезмәт сөючән, намус белән эшләп гомер иткән кешеләр байтак. Әмма бары тик берсе генә –Кәлимуллина Галия Сәгыйр кызы гына III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры булып тора, - дип язды бу хакта редакциягә Акъяр АМЙ-ның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Халикова.


- Галия апа 1941 елның ноябрендә әтисе фронтта чакта гаиләдә икенче бала булып дөньяга туа. Беренче тапкыр ул әтисен сугыштан соң, 1945 елда күрә. Тату гаиләдә тагын дүрт бала туа, барысы да яшьтән үк авыл хезмәтен яратып үсә. Шуңа күрә җидееллыкны тәмамлагач, Галия апа сыер савучы булып эшкә килә. 1961 елда Фәйзрахман Кәлимуллинга кияүгә чыга, аның белән 44 ел яшиләр, шуның 30 елдан артыграгы каенана һәм каената белән. Аларның өч уллары һәм бер кыз баласы туа. Ире механизатор һәм техника буенча бригадир ярдәмчесе булып эшләгән. Галия апа үз эшендә зур уңышларга ирешкән – ул күп еллар буена иң югары савым алуга ирешә”.
Кече улы Айдар (Галия апа аның гаиләсендә менә 22 ел яши) җиде сыер, ат, үгезләр асрый. Шулай булгач, юк-юк та, ул үзенең яраткан хезмәтен искә ала. Терлекләрне карау аның өчен яраткан шөгыль, хәер ул сыерларны гына эчерергә чыга, килене Флүсә сыерларны үзе сава.
Галия апаның әле көч-куәте ташып тора. Ә аның яшь күренүе, мөгаен, ул һәрчак яшьләр арасында – өч оныгы тирәсендә булуындадыр. Айдарның һәм Флүсәнең өлкән улы Айназ – Ульян медуниверситетының 3 курс студенты, Булат – җиденче сыйныфта укый, кечкенә Гөлназ балалар бакчасына йөри. Галия әбиләре алар белән шөгыльләнә, аеруча да кечкенә кыз белән, алар аерылмас дуслар. Галия апа матур җырлый, аңа бу сәләт әти-әнисеннән бирелгән, ә анардан – оныкларына. Айназ – “Йолдызлык” фестиваленең район этабы, татар җырлары республика конкурсы призеры. Галия апа белән Гөлназ өйдә бик еш татар җырларын җырлыйлар. Әбиләре оныкларын изгелеккә, хезмәткә, әле тагын Ислам нигезләренә өйрәтә. Үзе ураза тота, биш вакыт намазын калдырмый. Кул эшләре белән шөгыльләнә: оекбашлар бәйли, тегә, түбәтәйләр чигә. Акъярга әниләре – әбиләре янына районнан һәм шәһәрләрдән башка балалары, оныклары хәл белергә кайтып торалар. Аның 9 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
- Безнең әби шат күңелле, юмарт һәм сөйкемле кеше, - ди оныгы Айназ. – Бик тәмле итеп пешерә. Әбидән башка без нәрсә эшләр идек икән? Ул иң яхшысы. 


Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X