Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

“Ярату һәм тугрылык өчен“ медаленә тиенделәр

10 июль көнне Чуаш Чабаксары мәдәният йортында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"нә багышлап район күләмендә бәйрәм үткәрелде. Районда яшәүче күп кенә гаиләләр башкаларга үрнәк булып торалар. 2008 елдан бирле Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелүче бәйрәмдә абруйлы, матур гаиләләргә җәмәгать бүләге - "Ярату һәм тугрылык өчен" медале тапшырыла. Быел шушы бүләккә Чуаш Чабаксарыннан...

10 июль көнне Чуаш Чабаксары мәдәният йортында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"нә багышлап район күләмендә бәйрәм үткәрелде.
Районда яшәүче күп кенә гаиләләр башкаларга үрнәк булып торалар. 2008 елдан бирле Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелүче бәйрәмдә абруйлы, матур гаиләләргә җәмәгать бүләге - "Ярату һәм тугрылык өчен" медале тапшырыла. Быел шушы бүләккә Чуаш Чабаксарыннан Владимир һәм Соня Якимкиннар гаиләсе тиенде.
Якимкиннар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә авылда тыйнаклыгы белән аерылып тора, аларны хөрмәт итәләр. Хезмәт эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле: Соня Александровна һәрвакыт алдынгы савымчы, Владимир Ендеевич алдынгы комбайнчы булган. Аларны лаеклы бүләкләре белән котларга район башлыгы Вячеслав Козлов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов килгән иде. Бәйрәмгә район оешмаларыннан вәкилләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлары һәм, әлбәттә инде, аларның балалары, оныклары җыелган иде.
Бәйрәмдә инде 60 елдан артык татулыкта, аңлашып яшәүче гаиләләрне хөрмәтләп, бүләкләр тапшырдылар. Болар: Акбүре авылыннан сугыш ветераны Гарифулла ага һәм Мингаян апа Минкәевлар (алты бала тәрбияләп үстергәннәр), Бакташ авылыннан Камил ага һәм Кәримә апа Фәттаховлар гаиләсе (аларның тату гаиләсендә биш бала үскән).
Яңа Чишмәдән Фәтхетдиновлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтәргә җыена. Авылда гаилә үзара ярату һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә нигезләренең ныклыгы белән мәгълүм. Фоат ага белән Наҗия апа ике ул (Мидхәт белән Фәрхат) һәм 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Мидхәт хатыны Гөлширә белән 35 ел чамасы гомер итсә (аларның ике уллары), Фәрхат белән Мәрьям тиздән көмеш туйларын билгеләп үтәчәк, алар да ике ул тәрбиялиләр. Олы улларының улы Айнур да Илүзә белән биш ел тату гомер итәләр.
Быел Чаллы Башы авылыннан Рафик һәм Нәкыя Дәүләтшиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткәннәр.
Быелгысы елның октябрендә Красный Октябрьдә яшәүче Гайса һәм Фахирә Мортазиннарның алтын юбилейлары.
Чаллы Башыннан Рәшит һәм Рәсимә Әхмәтшиннарның бергә яшәүләренә быел декабрьдә 45 ел (сапфир туй) тула.
Шәйхинур һәм Дания Гатауллиннар гаиләсе 35 ел бергә яшәүләрен (мәрҗән туй) бәйрәм иткәннәр.
Шахмайдан Рифкат һәм Мәүлия Миръякуповларның быел шундый ук юбилей елы.
Волчья Бистәсеннән Иван һәм Мария Улитиннар да өч елдан шундый юбилейны билгеләп үтәчәк. Ә Михаил һәм Наталья Тропыниннар (Архангел Бистәсе) көмеш туйларын бәйрәм итәчәкләр.
Петропавел Бистәсеннән Сергеевлар гаиләсе дә хөрмәткә лаек, алар биш бала тәрбияләп үстерәләр (шуларның икесе гаиләгә тәрбиягә алынган балалар).
Әлеге бәйрәмдә хөрмәтләнгән гаиләләр - бу һәрчак үзара аңлашу һәм ярату, бер-берсе, балалары, әти-әниләре турында кайгыртып яшәү хөкем сөргән гаиләләр. Бу гаиләләр - яшьләргә, әле генә яңа тормыш юлына аяк басканнарга үрнәк булып торалар. Районда беренче ярты елда 18 пар өйләнешкән, гаилә корган.
Бәйрәм бик матур үтте, чарада катнашучыларның ихластан әйтелгән котлаулары, район артистларының музыкаль чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев