Яңачишмәлеләрнең күбесе элек ХХ партсъезд исемендәге колхозда озак еллар баш ветеринария табибы булып эшләгән Александр Иванович Зевакинны яхшы белә булыр. 3 августта аңа 70 яшь тула, юбилее алдыннан без юбиляр белән очрашып сөйләштек.
-Сез гомер буена үз һөнәрегезгә тугры калгансыз: 25 ел колхозда, аннан 10 ел ветстанциядә әйдәп баручы белгеч булып эшләдегез. Шушы һөнәрне сайларга Сезне нәрсә этәрде?
-Бар да гади генә. Мәктәп тәмамлагач, колхоздан Казан ветеринария институтына юллама бирделәр. Анда белем эстәп, 1969 елда укуымны тәмамлап кайттым, мине шунда ук баш ветеринар табиб итеп куйдылар.
Ул колхоздагы күп санлы терлекләр өчен җаваплы кеше була. Мал-туар да шактый була: 4000 баштан артык сыер һәм МЭТ, 7000 ләп сарык, күпме дуңгыз! Ферма санынча 4 ярдәмчесе - санитар була. Күпме авыру, прививка, бозаулату-ишәю-исәбе-чуты юк. Барына да өлгерергә, күзәтергә, карарга кирәк. Катлаулы хәл килеп чыкса, төннәрен дә чакырталар. Баш ветеринария табибының эше көндәлек хезмәт, зур җаваплылык таләп итә, үз сәламәтлеге һәм вакыты белән исәпләшми (хәтта бер очрактан соң Александр Иванович ай ярым больницада дәвалана) хезмәт итә ул.
-Эш бик күп иде, - дип искә ала Александр Иванович, - ул авыр да, кызыклы да булды. Бик авыр вакытлар да узды, бервакыт чума эпидемиясе аркасында дуңгызлар үлеп бетте.
Төп эше белән беррәттән озак вакыт колхозда профсоюз комитеты рәисе булып та эшли ул. Байтак кәгазьләр тутырасы, төрле мәсьәләләрне хәл итәсе - боларны барын да "коры рәхмәткә" башкарырга туры килә. Ул укытучы ролендә дә үзен сынап карый, анысын да уңышлы башкара. Баш ветврач булып эшләгәндә мәктәптә терлекчелек дәресләре укыта, кемнәрдер аны әле дә хәтерли (О.И.)
Колхоз таралгач ул ветстанциягә күчә: башта лаборатория директоры, аннан әйдәп баручы белгеч булып эшли. Ветеринария отчетлары белән шөгыльләнә. Район халкы аңа район газетасында басылган эшлекле киңәшләрен биргән күп санлы мәкаләләре өчен рәхмәтле.
-Мин үземнең булыша алуыма шатмын, - дип сөйли Александр Иванович. Терлекләрне ул хәзер дә ярата, гомере буе ул аларны дәвалаган. Танышлары әле һаман да Александр Ивановичка шалтыратып торалар, киңәш сорыйлар.
-Әлбәттә, заманча фармакологиядә мин калышам, әмма диагноз куйганда, авыру профилактикасы буенча киңәш бирә алам, тәҗрибәм җитәрлек,- ди ул.
Һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Александр Ивановичка 2005 елда "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" дигән исем бирелгән.
Язмыш кешеләрне теләсә кайсы яшьтә сынарга мөмкин. Александр Иванович та әлеге сынауны уза. Дүрт ел элек сарай түбәсеннән егылып, ул умыртка баганасын сындыра. Бу чор аның ихтыяр көчен сынау вакыты була. Хәрәкәтсез калырмын дип курыккан. Әмма Яңа Чишмә хастаханәсе табиблары Илгиз Фазлыев һәм Равил Алукаев аны дәвалыйлар, аякка бастыралар.
-Алар мине физик яктан да, рухи яктан да савыктырдылар. Алар аркасында, Аллага шөкер, йөрим, актив тормыш рәвеше алып барам.
Хатыны Нина Михайловна белән алар 45 ел бергә яшиләр инде, ә дуслыклары мәктәп эскәмиясеннән үк башланган. Нина Михайловнаның да педагогик стажы (мәктәпкәчә яшьтәге) шул кадәрле үк, балалар бакчасы мөдире һәм методист булып эшләгән.
-Без хәзер аның белән бар нәрсәдә дә охшаш, әйтик, минем теш сызласа, аның да сызлый башлый, аның кан басымы күтәрелсә, минеке дә шунда ук күтәрелә. Хәзер икебездә дә чирләр бер бәйләм, тик без бер-беребезгә булышабыз, - дип сөйли ул.
Александр Иванович бакчада эшләргә ярата. Умыртка баганасын авырттырмас өчен корсет киеп куя. Әлбәттә, физик эшне озак башкара алмый, үзе әйткәнчә, "беренче тир чыкканчы" гына. Ул әле тагын урманга йөрергә ярата, ел саен гөмбә әзерли, төрле үләннәр җыеп киптерә - аларны мунча өчен дә, дәвалану максатларында да әзерли.
-Пенсиядә аның "һөнәре" байтак: ул бакчачы да, селекционер, үләннәр белгече, гаиләдә товар белгече дә, казначы да. Ә миңа җыештыру, керләр юу кебек эшләрне генә ышанып тапшыра, - дип елмая Нина Михайловна. Чынлап та, бакчаларына исең китәрлек, каралган: бер чүп үләне күрмәссең, уңышны да мулдан җыялар. Теплицада иртә язда утыртылган помидорлары һәм кыярлары июнь башында ук өлгерә. Уллары Олег, киленнәре Ольга, кызлары Ольга, оныклары Настя, Влада, Женя да бакча эшләрендә нык булышалар. Балалары әти-әниләренең һөнәрләрен дәвам итеп, туган җирдә каласы иткәннәр. Олег ветеринария институтын тәмамлап, колхоз таралганчы баш зоотехник булып эшләгән (хәзер судта эшли). Ольга әнисе сукмагыннан киткән: башта балалар бакчасы тәрбиячесенә укыган, аннан читтән торып ИЭУП тәмамлаган. Хәзер яшьләр белән тәрбия эшләре белән шөгыльләнә, яшьләр эшләре буенча бүлекне җитәкли. Аның кызы Влада мәктәпкәчә тәрбия буенча педагогка укый - беренче курсны тәмамлаган. Олегның олы кызы Настя КХТИның беренче курсында белем эсти, төпчекләре Евгений мәктәптә укый. -Оныкларыбыз бик әйбәтләр, игътибарлылар, һәр кичне шалтыратып, хәл белешәләр, тыныч йокы телиләр, - дип сөенә әби белән бабай. Зевакиннарның тату гаиләсендә балаларына да, оныкларына да, аларга килгән-киткән кешеләргә дә рәхәт, уңайлы.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев