Ярминкә гөрләде
15 декабрьдә яңа ел алды ярминкәсендә халык барыннан да бигрәк Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә ит, кышкы киез итекләр сатып алырга ашыкты, ярминкәдә һәрвакыттагыча шәхси хуҗалыклардан сөт продукцияләре һәм Яңа Чишмә атланмае бик үтемле булды. Көн бик суык булганга, халык сатучылар янында әлләни озак басып тормыйча, тиз арада кирәк әйберен...
15 декабрьдә яңа ел алды ярминкәсендә халык барыннан да бигрәк Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә ит, кышкы киез итекләр сатып алырга ашыкты, ярминкәдә һәрвакыттагыча шәхси хуҗалыклардан сөт продукцияләре һәм Яңа Чишмә атланмае бик үтемле булды. Көн бик суык булганга, халык сатучылар янында әлләни озак басып тормыйча, тиз арада кирәк әйберен сатып алырга тырышты.
Сыер, дуңгыз итен ярминкәгә бик күп итеп алып килгәннәр. Каз (берсе 1000-1200 сумнан), үрдәк (600-700) түшкәләрен дә бик теләп алдылар. Шулар белән беррәттән күркә һәм диетик индоуткалар да яхшы сатылды. Шәхси хуҗалыклар, КФХ һәм ШЯХлар (авыл җирлекләреннән килгән) сыер итен 200-240 сумнан, дуңгыз итен - 150-180 сумнан саттылар. Шәхси эшмәкәр Дмитрий Суворовның бик арзанга гына (150 сумнан) яңа суйган дуңгыз ите тиз арада сатылды. Кукмара һәм Чистай якларында басылган киез итекләр янында да халык бик күп иде, һәркайсы сайлап, киеп карап киез итекле булдылар: балаларныкы - 700, зурларныкы 900-1100 сум иде.
- Кышкы ярминкәләрдә минем әйберләрем иң үтемлесе, - дип елмая киез итекләр сатучы. Халык яраткан КМС заводы мае сигезенче яртыда ук сатыла башлады. Бу вакытта базар тирәсендә тукталыш ясый торган "Түбән Кама - Самара" автобусындагы пассажирлар да майны 5-6 шар килограмм алдылар, шулай булмыйни, бәясе дә бит 160 сум гына иде. Ярминкәгә соңарып кына килүчеләргә (10 нчы яртыларга) май эләкмәде дә. Берни дә эшләп булмый: кем өлгеррәк, шул алып калган. Бу көнне 200 кг май сатылды. Яңачишмәлеләр авыл җирлекләреннән алып килгән сөт, эремчек, каймакны да тиз арада сатып алып бетерделәр. Бал, гөмбә, тозлаган помидор һәм кыяр да сатуга куелган иде. Яшелчә ише әлләни күп түгел иде, чөнки көн бик салкын булды. "Татарстан" агрофирмасы бөртек алып килгән (килограммы 7 сум 50 тиен), тик аны сатып алучы аз булды. "Зубов В.С." КФХ борчак һәм солы сатты.
Яңа пешкән камыр ризыклары һәм шашлык, кайнар чәй эчеп җылынырга да мөмкинлек тудырылган иде. Бу хакта Ленинодан килгән "У моста" кибете хуҗалары кайгырткан.
"Яңа ел ярминкәсенә рәхим итегез!" дип язылган элмә такта, котлау сүзләре язылган баннерлар, бизәп куелган кечкенә чыршылар да бәйрәм төсе биреп торды. Җырчыларның аппаратуралары суыкта эшләмәсә дә, алар барыбер бу хәлдән чыгу җаен таптылар: салкынга бирешмәүче магнитофоннан җырчыларның яздырылган чыгышлары яңгырады. Ә артистларга шушы көйгә кушылып биисе генә кала. Ничек кенә булмасын, ярминкә уңышлы үтте. Кирәк-яраклар алырга теләүчеләр суыктан курыкмаган. Ярмин-кәдә сумлык продукция сатылган.
Бу хактагы фоторепортажны газетабыз novos-hishminsk.ruның сайтында карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев