Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яшь бәхеткә комачауламый

Бүгенге язмабыз геройлары Петропавел Бистәсеннән ирле-хатынлы Александр Иванович белән Анастасия Васильевна Ерохиннар. Алар шушы Бистәдә туып-үскән. Шунда гомер кичергән, 14 яшьтән шул җирдә хезмәт куйган кешеләр.

Йортның тышыннан ук эчендә нинди хуҗа яшәгәнлеген белергә мөмкин. Ерохиннарның йортына килеп кергәч дә монда хезмәт сөючән, тәртипле кешеләр яшәгәне күзгә бәрелеп тора. Ишегалдында, сарай эчләрендә, өйдә үрнәк тәртип, чисталык, яктылык, уңайлык.
-Йортны-өйне тәртиптә тотарга балаларыбыз булыша, кызыбыз янәшәбездә генә яши, киявебез Андрей бик эшчән: менә яңа капка бастырды, йорттагы коены төзекләндерде. Коебыз күптәнге, су проблемасы килеп чыкса, бар да су алырга безгә килә. Йорттагы идеаль тәртип - кияүнең хезмәте, аның немец нәселеннән булуы да роль уйныйдыр, мөгаен, ата-бабаларыннан ул Шпаде фамилиясен генә алып калмаган, чисталык, пөхтәлек, төгәллек яратуы каннан килә. Ул "Кулон"да төзүче булып эшли, кызыбыз Валя инде күп еллар ФАП-та фельдшер ярдәмчесе булып эшли. Августта аңа 55 яшь тулды, тик аның көч-куәте әле җитәрлек, эшләвен дәвам итә. Өй эчендәге тәртип өчен ул җаваплы. Оныкларыбыз Сергей белән Настя әти- әнисенә охшап бик кайгыртучан, хезмәт сөючән балалар булып үстеләр. Настя Яр Чаллыда белем эсти, Сергей район үзәгендә шофер булып эшли. Һәрвакыт безгә ярдәм итеп торалар, оныгыбыз ялга кайткач бөтен җирне ялтыратып, юып-җыештырып калдыра, - дип сөйлиләр Анастасия Васильевна белән Александр Иванович. Уллары Виктор Төньякта Стрежевой шәһәрендә яши, ел саен кайтып китә. Шушы шәһәрдә ул Андрей белән бергә хезмәт иткән. Армиядән кайтканда дустын да үзе белән алып кайта. Язмыштыр, Андрей Бистәдә торып калган, Виктор исә Петропавел кәләшен Стрежевойга алып киткән. Викторның уллары - Александр белән Владимир да буй җиткәннәр, олысына - 25 яшь. Әби белән бабайга туйларында булып, оныклар көтәсе генә калган.
Анастасия Васильевна 20 ел райондагы промкомбинатта эшләгән: киез итек тә баскан, вак таш та ясаган. Соңгы 18 елын ветфельдшер булып эшләгән. Ветврач белән икәүләп колхоз малларына да, аерым хуҗалык терлекләренә дә хезмәт күрсәткәннәр, ул чагында МЭТ 1000 башлап исәпләнгән, савым сыерлары гына да 800 баш булган. -Гел дуст, карболка, химия белән эш иттек, -дип ул кулында пешүдән калган эзләрне күрсәтә. - Прививкалар ясый, анализга кан ала идек, тимрәү, тилчә авырулары баш калкыта иде. Төрле хәлләр булды инде. Шулай бер көнне билгеләнгән вакытка ветврач, колхоз рәисе Александр Скоков (белгечлеге буенча ул да ветврач) һәм мин өчәүләп Лебедкага үгезләр печәргә киттек. Килсәк, терлекчеләр бар да исерек, үгезләрне тотып торырга кеше юк. Ике көн азапландык, шулай да эшебезне азагына чаклы башкардык, - ди ул елмаеп.
-Хәзер Александр Алексеевич белән пенсионерлар берлеге оештырган спорт ярышларында күрешәбез. Шашка буенча аерылмас партнерым - Анастасия Николаевна Козлова. Безне "ике Анастасия" дип йөртәләр.
Анастасия Васильевна бераз зарланып та алды - пенсиягә киткәч аның турында ветстанциядә эшләүчеләр онытып та җибәргәннәр. "Начальниклар күп алышынды бит, шуңа онытканнардыр", - ди ул. Шул гомер эчендә гади открытка җибәрүче дә булмаган.
Александр Иванович колхозда сөт ташучы машинада эшләгән. Ул чакта райондагы юлсыз юлларны ул күп таптаган. Сазга батып калып, тракторлар да эзләгән. Башта авылдагы өч фермадан, аннан Лебедкадан сөтне җыеп заводка илткән. Табигате белән ул шат күңелле, ачык кеше, шунда ук хезмәт биографиясеннән кызыклы очракны сөйләп көлдерде.
Узган ел Ерохиннар бергә 55 ел гомер итүләрен билгеләп үткәннәр. Бөтен гаилә бәйрәмнәре гыйнварга туры килә икән: икесенең дә туган көннәре (берсе 1940, икенчесе 1934 елгы), туйлары да гыйнварда. Өйләнешкән чакларын искә алдылар: кечкенә генә өйдә 7 ел 12 кеше - Александр Ивановичның әти- әнисе, ике әби, яшь пар, кечкенә энеләре-сеңелләре бергә яшиләр. Бик тату торалар, кайнанасы үлеп, өйгә үги әни килгәч кенә кайсы-кая таралыша. - Туебызга 55 ел тулу хөрмәтенә без концертка бардык, безне клубта котладылар. АҖ башлыгы Светлана Петровна юбилярларны, бигрәк тә өлкәннәрне онытмый, һәрвакыт чараларга чакырып тора. Ерохиннар дуңгызлар, тавыклар асрыйлар, 10 сутый бәрәңге бакчалары бар, яшелчә үстерәләр. Анастасия Васильевна чәчәкләр яратса, Александр Иванович 5 оя умартасы белән юана. Өйдә тик ятмас өчен Анастасия Васильевна кибеткә бара (кирәк әйберен кызы алса да). Александр Иванович күбрәк өйдә - ике күзлек кия, берсе белән телевизор карый, икенчесе белән газеталар укый, кайчагында хатынына хәбәрләрне кычкырып та укый, илдәге яңалыкларны бергәләп тикшерәләр.
-Донбасс өчен борчылабыз, тизрәк анда сугыш бетсен, кешеләр тынычлыкта тату яшәп, балаларын, оныкларын тәрбияләсеннәр иде, - дип телибез.
Безнең геройларыбыз хакында нәрсә әйтергә мөмкин? Ерохиннар үзләре лаек булган бәхетле картлыкка сөенеп гади, тыныч, имин тормыш белән яшиләр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X