Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яшәү дәртең көчле булса...

Красный Октябрьдә энергияле, мавыгучан, талантлы, холкы буенча эмоциональ һәм тормышны өзелеп сөюче кеше яши, андыйлар турында халык телендә, бар яктан да килгән хатын-кыз, диләр.

Сүз җирле мәктәпнең озайтылган көн төркеме педагогы Татьяна Иванова турында бара. Ул 26 гыйнварда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Төз гәүдәле, көр күңелле, сөйкемле, дәртле тавышлы, хәрәкәтчән хатынга 60 яшь бирә дә алмыйсың.
-Бәйрәмнәр анардан башка күңелсез узар иде, - диләр аның тирәсендәгеләр. -Ул булганда һәрчак бәйрәм, рәхәтләнеп көләсең, күңел ачасың! Әйтерсең лә анарда ниндидер беркайчан да сүнми торган мотор бар диярсең. Ул боегып, сагышланып утыра белми, тирә-юньдәгеләрнең дә күңелен күрә белә. Күңел җылысын кешеләр белән бүлешергә омтылуы үзе бер батырлык. Шуңа да Татьяна Валентиновна педагогика өлкәсенә 40 елдан артык гомерен багышлаган. Чистай педучилищесын тәмамлагач, Красный Октябрьдәге балалар бакчасында тәрбияче һәм музыка хезмәткәре, аннан соң 18 ел бакча мөдире булып эшли, 22 ел элек мәктәпкә күчә, музыка белгече булып эшли, түгәрәкләр алып бара.
Әйтергә кирәк, музыка - аның тормышында иң мөһиме. Аның әти-әнисе Рус Волчья Бистәсеннән, гади авыл хезмәтчәннәре күңелле итеп яши, күңел ача белгәннәр, үзләренең һәм балаларының туган көннәрен патефондагы җырлар астында, уеннар һәм биюләр белән бәйрәмгә әйләндергәннәр. Шуннан бирле Татьяна бер генә көнен дә музыка һәм җырсыз үткәрми: - Аны тыңлаганда шунда ук нидер бәйлисе яки ясыйсы килә башлый. Кул эшләрен дә ул бик оста башкара. Бер уңайдан, аның озайтылган көн төркемендә балалар белән эше дә җыр һәм биюдән башлана, ә аның җитәкчелегендә "Фантазияләр копилкасы" түгәрәгенә йөрүче оста куллар тудырган иҗат җимешләренә (бәйләгән, кәгазьдән ясалган әйберләр) карап таң каласың.
Татьяна Валентиновна үз гомерендә челтәрләп күпме шәл дә бәйләгән! Алар шкафта тузан җыеп ятмый, ул аларны бүләк итәргә ярата. Туганнары, танышлары һәм хәтта Россия, Украинада яшәүче Интернет буенча танышкан дуслары да бүләксез калмаган. Тагын бер зур шөгыле бар аның - бакчасында чәчәкләр үстерергә ярата, җәйләрен ул хуш исле гөлбакчага әйләнә. Ул болар белән өендә генә мавыкмый, өч еллап инде мәктәп яны участогы белән дә җитәкчелек итә. Ел саен алар районда беренчеләр арасында, Татарстанда иң яхшы мәктәп яны участоклары арасында беренче егермелеккә кергәннәр (грант бирелгән).
Өендә дә Татьяна Валентиновна, гаилә гореф-гадәтләрен саклап, күңелле бәйрәмнәрне еш үткәрә. Тормыш иптәше аны өзелеп ярата, икәүләп ике бала тәрбияләп үстергәннәр, кыскасы, 33 ел бәхеткә күмелеп яшәгәннәр... Аннан тормыш иптәшенең бик каты авырап китүе, 57 яшендә бакыйлыкка күчүе Татьяна өчен тормышында иң зур кайгы була. Әниләре кайгыдан сынмасын-сыгылмасын өчен балалары барын да эшлиләр. Кайгысын бераз оныттырыр өчен санаторийга, аннан круизга юллама алып бирәләр, дус хатыннары сыйныфташлары, аннан курсташлары белән очрашулар оештырырга күндерәләр. Туганнары булышлыгы белән һәм тормышны яратканга ул авырлыкларны җиңеп чыга. -Балаларның миңа да, бер-берсенә дә терәк булуларына мин бик шат. Гомумән, тормышта мин гел уңмадым, кибеткә барсам да нәрсәгә булса да тарый идем, - дип елмая ул. - Тик кызым Светлана, әни тормышта син зур уңышка ирешерсең әле, дип гел әйтә килде. Улым Алексей, кызым, киленем, киявем - бар да әйбәт кешеләр, дүрт оныгым да каникулда, ял көннәрендә гел янәшәмдә.
Тату гаилә туган көннәрне, бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә баян тавышы тынмый, героинябыз үзе баянда бик оста уйный. Җәйләрен бакчада бәйрәм итәләр, бөтен авыл халкы аларны тыңлый. Аңа багышлап такмак та чыгарганнар: "Татьянаның тавышы сандугачныкына тиң, баян да уйнап җибәрсә, үтеп китәрмен димә", диләр. Берәр көн кеше килми калса, ул үзенә урын таба алмый - кешесез торырга өйрәнмәгән. Тормышны артык яраткан ханымның проблемалар, мәшәкатьләр туа калса, җавабы бер: "Ни генә булса, юкка түгелдер, бар да әйбәтләнер", - ди ул.
-Эшне яратып башкарсаң, ул килеп чыгачак, - дип саный. Моңа дәлил дә бар. Бервакыт кызы Светлана Сочидан балавыз төргәктә бер хикмәтле таякчык алып кайта. Легенда, әгәр аны яратып карасаң һәм су сибеп торсаң, шушы таяк кисәге үсеп бик матур агачка әвереләчәк, ди. Татьяна Валентиновнаның кайгыртуын тойган шушы таяктан хәзер пальмага охшаган (драценна дип аталучы) зур агач үсеп җиткән. Моның мәгънәсе гади: Татьяна Валентиновнада тәрбияләнүчеләр - ышанычлы кулларда.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев