Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яшь гаиләләр өчен

Аграр яшьләр берләшмәсе бүлеге һәм район башкарма комитеты яшь гаиләләрне "Гаилә традицияләре" конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурсның максаты һәм бурычлары - гаилә институтын ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләрендә тарихи ядкарьләрне саклап калу, берничә буын арасында (гаиләдә) традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә кайту, гаилә тәрбиясенең уңай тәҗрибәсен, барлык гаиләнең актив яшәү рәвешен җәелдерү. Яшь гаиләләрдән торган...

Аграр яшьләр берләшмәсе бүлеге һәм район башкарма комитеты яшь гаиләләрне "Гаилә традицияләре" конкурсында катнашырга чакыралар.
Конкурсның максаты һәм бурычлары - гаилә институтын ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләрендә тарихи ядкарьләрне саклап калу, берничә буын арасында (гаиләдә) традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә кайту, гаилә тәрбиясенең уңай тәҗрибәсен, барлык гаиләнең актив яшәү рәвешен җәелдерү.
Яшь гаиләләрдән торган командаларда катнашучылар барлык яшь категорияләрендә булырга мөмкиннәр, шулай да игътибар яшьрәкләргә (катнашучыларның яше 35 тән артмый) бирелә. Бер гаилә бер генә заявка бирә ала, катнашучылар саны чикләнмәгән.
Конкурс 2015 елның 1 апреленнән 3 майга чаклы 2 этапта үтә: 1 этап - 1 апрельдән 20 апрельгә чаклы - заявкалар җыела.
Гаиләгә үз гаиләсен күрсәткән визит карточкасы (5 минуттан артмасын), шулай ук үз гаиләсе традицияләре турында 10 минутлык чыгыш (теләсә нинди жанрда) әзерләргә кирәк булачак. Конкурста темага туры килү; материалны аңлатып бирү дә системалылык һәм грамоталылык; чыгыш ясау культурасы; үзенчәлекле идея; буыннар бәйләнеше исәпкә алына. Болардан тыш, гаиләләр гаилә шәҗәрәсе; гаиләнең истәлекле әйберләре (хатлар, документлар, бүләкләре, көнкүреш әйберләре); гаилә традицияләре (йолалар, тормыш рәвеше, гаилә гадәтләре); гаилә легендалары (гаиләдә буыннан-буынга күчкән телдән сөйләнә торган хикәяләр); гаиләдәге истәлекле вакыйгалар; "Без ничек ял итәбез", яраткан шөгыльләре (хобби) чагылдырылган альбомнар яисә буклетлар (теләк буенча) тәкъдим итә алалар.
Конкурс комиссиясе карары буенча конкурс эшләрен караганнан соң махсус номинацияләр кертелү дә ихтимал. "Гаилә традицияләре" район конкурсы җиңүчеләренә 1, 2 һәм 3 урыннар өчен грамоталар һәм бүләк сертификатлары тапшырылачак, ә катнашучыларның калганнары конкурста катнашучы дипломы алачаклар.
Заявкаларны evgenia 88pr@mail.ru электрон почтага җибәрергә кирәк. Тулырак информацияне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлектән алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев