Җирдә гомеренең бер минутын да заяга үткәрмәскә тырышып яшәүче кешеләр бар. Шахмай авылында гомер итүче Төхфәтуллин Касыйм Дәүләтша улы нәкъ менә шундыйларның берсе.
Инде менә 80 яшен тутырып килсә дә, Касыйм абый тормышка, кешеләргә булган мәхәббәтен, юмор хисен югалтмаган.
Касыйм абый 1934 елның 9 ноябрендә Шахмай авылында дөньяга килә. 1950 нче елда авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, тормыш яңа таләпләр куйганын, белемсез эшнең барып чыкмасын аңлап, читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый, техник-механик дипломы алып, 1952 нче елдан туган авылында хезмәт юлын башлый. Касыйм Дәүләтша улы-алтын куллы кеше - югары класслы токарь. Үзе эшләгән дәвердә "Татарстан" колхозына кергән дүрт авылны да үзенең детальләре белән тәэмин итеп тора. Алай гына да түгел, ярдәм сорап, чит районнардан килүчеләрне дә кире борып җибәрми идем, дип искә ала ул. Аны колхозда бай тәҗрибәле, яшьләрнең остазы буларак та хөрмәтлиләр. Чыннан да, бүгенгесе көндә "Татарстан" агрофирмасында токарь станогы артында аның дәвамчысы-Заһид Хәйруллин. Әлеге яшь егетне үзенең һөнәренә өйрәтергә алынганда да ул: "Мин риза, тик кисәтеп куям: эштә әленке-салынкылыкка юл булмас, ә "теге"нең белән шаярулар сизелсә, пощада көтмә!" - дип кисәтә. Заһид бүген хөрмәтле, оешманың терәге булган зур белгеч.
Касыйм Дәүләтша улы , коммунист буларак, хуҗалыкның партия, җәмәгать эше белән дә кызыксына. Ул партком, КПСС райкомы составына сайлана, партия эшчәнлегендә, авылны төзекләндерү, үзгәртеп кору турында эшлекле тәкъдимнәр белән чыга. Аның хезмәтен дәүләтебез югары бәяли: 1995 елда "Почетлы колхозчы" исеме бирелә, 1966 елда "Фидакарь хезмәт өчен", 1970 елда "Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан", 1990 елда "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнә.
Касыйм абый бүген дә сафта. Нык авыру булса да, кулыннан килгән кадәр йорт эшләрендә булышырга тырыша. Гомумән, җыйнаклык йортта һәр җирдә күренеп тора. Хәтта һәр инструментның да үз урыны бар, ә аның ниндие генә юк! Күрше-күлән, туган - тумача сорап торганда да: "Менә кадагы, эшең беткәч, кире шул урынга кертеп куярсың",-дип биреп җибәрә . Шундый гади генә сүзе белән барысын да шушы сыйфатка өйрәтә ул.
Касыйм абый китап укырга ярата. Өстәвенә яраткан шөгыле дә бар: газета -журнал битләрендә дөнья күргән, үзенчәлекле булган мәзәкләр, мәкальләр, мәкаләләр, шигырьләр җыя. Төрле язучыларның, зыялыларның тирән мәгънәле фикерләрен дә күчереп бара. Ничәмә-ничә папка булып, алар барысы да пөхтә итеп язылган, тегелгән. Ә шәҗәрәләр тупланган папка -иң матурыдыр, мөгаен. Касыйм абый үзенең 7 буынын да эзләп табып, 1820 нче елга кадәр төшеп җиткән: Дәүләтша-Төхфәтулла-Гәрәйрәхим-Гиззәтулла-Аятулла-Әбүрәхмәтулла.
Касыйм абыйның янәшәсендә һәрчак ышанычлы таянычы -тормыш иптәше Миннаһар апа. Алар берсен-берсе күз карашларыннан аңлыйлар. Миннаһар апа үзе гомере буе иң авыр эштә-терлекчелектә эшләсә дә, иренең хезмәтендә һәрчак ярдәмче була. Бүген дә ул, үзе дә 80 яшен тутырып килгәндә, авыру ирен бала караган кебек карый. Алар бергәләп 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Оясында ни күрсә,очканында шул булыр, диләр. Балалары да үзләре кебек олы җанлы, ярдәмчел, тәртипле. Һәркайсы тормышта үз юлын тапкан: олы кызлары Мәдинә - шәфкать туташы, Әминә - пешекче, Гүзәл - тәрбияче, уллары Вил - нефтьче.
Хөрмәтле Касыйм ага, Миннаһар апа, алдагы көндә дә Аллаһ шундый бәрәкәтле гомер, җан һәм тән тынычлыгы бирсен сезгә, исәнлектә, гаилә учагыгыз һәрвакыт гөрләп торсын.
Гөлгенә Галләмова, Шахмай авылы
Нет комментариев