Зирекле авылында яшәүче Кадыйрова Минкамәр Әгъләметдин кызы 5 мартта үзенең 90 яшьлеген билгеләп үткән.
Бу көнне ул байтак кына кунаклар кабул иткән, сугышта катнашучының тол калган хатынына буларак төзелгән яңа йортта улларын һәм кызларын, кияүләрен, киленнәрен,10 оныгын, 8 оныкчыгын каршы алган. Ире Ильяс Исмәгыйль улы белән алар җиде бала тәрбияләп үстергән (хәзер алтысы исән), - дип язды редакциягә Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
Минкамәр апа Чирмешән районының Туймәт авылында зур гаиләдә туган. Бәхеткә, хуҗалыкта сыер, атлары булган. Әтисе Әгъләметдин бабай (сугыш башланыр алдыннан үлгән) ялкаулардан булмаган, эшләгән, алты баланы ашатырга, киендерергә тырышкан.
Минкамәр апа 2 сыйныфны тәмамлый алган, ә аннары - эш һәм эш, яшүсмер чагында колхоз кырына йөргән, утаган, зурлар белән бертигез печән һәм борчак чапкан. 17 яшеннән Горький өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрелгән, аннары Горькийның үзенә төзелешкә күчергәннәр. Зур тулай торакларда тату яшәгәннәр.
Сугыштан солдатлар кайта башлаган. Алар да кызлар янына тулай торакка еш килгәләгән. Булачак ирен Минкамәр апа Горький шәһәрендә очрата, монда Ильяс абый сугыштан соң демобилизацияләнүгә чаклы күчерелгән була. Минкамәр апа Горэнерго системасында эшләгән һәм аңа кияүгә чыгарга бик озак уйлаган, чөнки чит авылга китеп яшәргә теләмәгән. Тик Ильяс абый яшерен төстә төзелеш начальнигы белән килешеп, кызның барлык документларын алган һәм алар бергә Ерыклыга кайтып киткәннәр, 1950 елның 28 августында туй ясыйлар.
Яшь гаилә иренең әнисе, аның олы апасы, кечкенә сеңелесе һәм энесе белән бергә зур булмаган йортта яши башлый. Тиздән Ильяс абыйны Казанга товар белгеченә укырга җибәрәләр, аннан соң, тракторчылар курсын төгәлләгәч, ул "Кичуй" колхозында эшли, соңгы елларда "Ямашнефть" НГДУ-да хезмәт куя, Минкамәр апа гади колхоз эшенә йөри, балалар тәрбияли.
Соңгы баласының тууын Минкамәр апа шаяртып искә ала. Кадрия исемле кызы җитлекмичә туган, ул нибары 1 кило да 200 грамм гына була. Колхоз бригадиры аның өенә өч тапкыр килә: "Ни өчен эшкә чыкмыйсың?" - ди. Соңгы мәртәбә колхоз идарәсеннән җыештыручы Мәүлия апа Хәбированы җибәрә. Ул килгәч, кечкенә сабыйны үз күзләре белән күрә, идарәгә килгәч: "Баланы әтисенең бүрегенә салганнар, мич башында акырып ята",- дигән. Менә шуннан соң гына аның өенә килми башлаганнар. Ул чакта бит балалар бакчасы булмаган. Еллар узган, авыр булса да, бәхетле еллар булган.
Минкамәр апаны туган көнендә юбилее белән котларга Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, гаилә дусты, аның балаларының укытучысы, әлеге юллар авторы Мидхәт Газыймов, авыл китапханәчесе Кадрия Низамиевалар килгән иде, алар аңа бүләкләр, ил Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
Озын-озак бәхетле көннәр насыйп булсын сезгә, Минкамәр апа!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев