ЫшанычНы реаль эшләр белән акларбыз
(район башлыгы В.М. Козлов мөрәҗәгате) Үткән атнада без укучыларыбызга РФ Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат биргән идек инде. Сайлаучыларыбыз сайлауда актив катнаштылар һәм "Бердәм Россия" партиясенә югары ышаныч күрсәттеләр. Шул сәбәпле муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов сайлаучыларга, район халкына газета аша рәхмәт белдереп мөрәҗәгать белән чыгарга булды. Хөрмәтле район...
(район башлыгы В.М. Козлов мөрәҗәгате)
Үткән атнада без укучыларыбызга РФ Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре турында мәгълүмат биргән идек инде. Сайлаучыларыбыз сайлауда актив катнаштылар һәм "Бердәм Россия" партиясенә югары ышаныч күрсәттеләр. Шул сәбәпле муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов сайлаучыларга, район халкына газета аша рәхмәт белдереп мөрәҗәгать белән чыгарга булды.
Хөрмәтле район халкы!
Ноябрь аенда сезнең белән очрашулар, гражданнар җыеннары үтте. Шәхсән мин үзем авылларда һәм район үзәгендә 33 очрашу үткәрдем. Сөйләшүләр ике як өчен дә файдалы үтсен өчен күбрәк кеше җыярга тырыштык. Халык белән очрашулар эшлекле югары дәрәҗәдә үтте. Мин район халкына җирле властька һәм район җитәкчелегенә ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәтлемен. Ышаныч булганда, һәм, иң мөһиме, халык үзе проблемаларны хәл итү турында уйлаганда, урындагы килешмәүчелекне хәл итүе ансатрак та, җиңелрәк тә. Шунысы сөенечле, район халкы үз авыл җирлекләрендә булган проблемаларны аңлап эш итә. Чынлап та, хәл ителмәгән мәсьәләләр авылда җитәрлек, шул ук вакытта эшләнгән эш тә байтак, һәм бу безгә халык белән сөйләшүләр алып барырга, халык каршына чыгарга мөмкинлек бирә. Быел гына да Зирекледә, Әдәмсәдә, Архангел Бистәсендә, Ленинода, шулай ук район үзәгендә һәм Черемухово Бистәсендә суүткәргечләр челтәре төзү һәм ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Эшне нефтьчеләр (5 млн. сум) белән республика бюджеты (10 млн. сум) "Чиста су" программасы буенча финанслады. Су белән тәэмин ителеш күпкә яхшырды. Район үзәгендә, әлбәттә, җитешсезлекләр бар, тик алар быел бетерелергә тиеш.
Күпфатирлы 3 йортка капиталь ремонт үткәрелде, ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына 5 йорт (52 йорт һәм фатирлар) төзелде, ветераннарның өйләренә ремонт ясалды.
Ленино, Шахмай, Чаллы Башы, Рус Чабаксар авылларында һәм район үзәгендә мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча (кайберләре бөтенләй ябык иде) зур күләмле эш башкарылды, моңа җирле бюджеттан 12 млн. сумнан артык акча тотылды. Бик шәп "Олимп" физкультура - сәламәтләндерү комплексы ачылды, анда рәхәтләнеп төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә.
Район үзәгендә "Теремок", Ленинода "Ләйсән" балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелде, балаларга өстәмә урыннар булдырылды, барлык торак пунктларда балалар мәйданчыклары төзү өчен район 2,7 млн. сумлык грант отты. Нефтьчеләр һәм химаячеләр дә ярдәмнәреннән ташламыйлар (инде 500 мең сум акча җыелды), без аларга да рәхмәтлебез. 2012 елда шундый мәйданчыклар барлык авылларда да булачак дип ышанып әйтә алам. Чаллы Башы, Екатерина Бистәсе авыллары мәктәпләрендә, Яңа Чишмә гимназиясендә, Балалар сәнгать мәктәбендә ремонт үткәрелде. Урамнарны яктырту буенча зур эш эшләнде, 700дән артык яктырткыч урнаштырылды, Яңа Иванаевода асфальт юл төзелә, район үзәгендә Октябрь урамына юлга асфальт түшәлде.
Гаилә фермалары төзү буенча эш активлашты (6 млн. сумлык финанс чыгымнары тотылды, 13 ферма төзелә), колбаса җитештерү, металл кою цехлары ачылды, мал сую цехы төзелеп бетеп килә. Тулы булмаган ел дәвамында 300гә якын яңа эш урыннары булдырылды.
Хөрмәтле район халкы - яңачишмәлеләр, сезнең белән очрашулар вакытында актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелде. Алар нәкъ менә юлларның торышына, урамнарны яктыртуга, мәктәпләр эшенә, балаларны йөртү, район үзәге белән шәһәрләр арасында автобус элемтәсенә, балаларның туклануына (бигрәк тә аз комплектлы мәктәпләрдә), хезмәт хакларын вакытында түләүгә, су белән тәэмин ителешкә, Саклык банкы бүлекчәсенең эшенә, 118 нче ҺУ укучыларын йөртүгә, янгын куркынычсызлыгына, ФАП-ларда дарулар белән тәэмин ителешкә һ.б.-га кагылышлы иде. Кайбер мәсьәләләр инде хәл ителде, тик кайберләренә вакыт һәм акча кирәк. Ышандырып әйтәм, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз һәм җавапсыз калмаячак. 2012 елга безнең планлаштырган эшләребез байтак. Җәй айларында район үзәгендә яңа бассейнны файдалануга тапшырачакбыз, Акбүредә АМЙ төзи башлыйбыз, "Чиста су", "Торакка капиталь ремонт", "Авыл юллары" республика программалары буенча эш дәвам иттереләчәк, "Мәктәпләргә капиталь ремонт" программасы (яңа) старт ала. Без мәктәпләрне саклап кала алдык, димәк аларның киләчәге һәм үсеш перспективасы бар. Авыл хуҗалыгы оешмаларында, узган елгы корылыкка һәм азык җитешмәүгә карамастан, малларның баш санын саклап кала алдылар. Бу эш урыннары, авыл халкына хезмәт хакы дигән сүз, бу әле җирле салымнар җыюның да нигезе булып тора, алар аркасында бюджет оешмалары тотыла һәм үстерелә. Тормышта бар да үзара бәйләнештә һәм даими үсештә булырга тиеш. Шул чагында гына алга китеш булачак.
Хөрмәтле район халкы! Мин ихластан сайлаучыларга, барлык район халкына сайлауларда актив катнашканнары, республикабыз һәм район җитәкчеләренә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Без киләчәктә дә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, социаль-икътисадый хәлләрне яхшырту өстендә эшне дәвам итәчәкбез, сезнең ышанычны акларга тырышачакбыз. Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев