Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Юка боз хаталануны кичерми

Ел са­ен көз­ге-кыш­кы чор­да ТР су­лык­ла­рын­да дис­тә­лә­гән ке­ше, шул исәп­тән ба­ла­лар, һә­лак бу­ла. Мо­ңа сә­бәп - су­лык­лар­да кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен үтә­мәү. Көз­ге чор­да ка­ты су­ык­лар­га чак­лы боз катл­а­мы бик юка бу­ла. Кич­ке-төн­ге су­ык бе­лән ул бе­раз ны­гый төш­сә дә, көн­дез ка­лын­лы­гын җуй­ма­са да, көп­шәк­лә­нә, эре­гән су­лар өс­кә чы­га. Ка­гый­дә бу­ла­рак, су­лык­лар...

Ел са­ен көз­ге-кыш­кы чор­да ТР су­лык­ла­рын­да дис­тә­лә­гән ке­ше, шул исәп­тән ба­ла­лар, һә­лак бу­ла. Мо­ңа сә­бәп - су­лык­лар­да кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен үтә­мәү.

Көз­ге чор­да ка­ты су­ык­лар­га чак­лы боз катл­а­мы бик юка бу­ла. Кич­ке-төн­ге су­ык бе­лән ул бе­раз ны­гый төш­сә дә, көн­дез ка­лын­лы­гын җуй­ма­са да, көп­шәк­лә­нә, эре­гән су­лар өс­кә чы­га. Ка­гый­дә бу­ла­рак, су­лык­лар ти­гез кат­мый: баш­та яр буй­ла­ры, сай җир­ләр кат­са, су­ның ур­та­сы со­ңа­ра.

Боз аша чык­кан­да са­лын­ган сук­мак­тан йө­рер­гә, сук­мак бул­ма­са, марш­рут бил­ге­ләү ки­рәк, мах­сус ча­ра­лар (та­як, кир­тә, боз тиш­кеч) яр­дә­мен­дә боз­ның нык­лы­гын тик­ше­рер­гә - ина­ныр­га ки­рәк. Әгәр боз нык бул­ма­са, бо­ры­лып, үз эзең­нән ки­ре кай­тыр­га, бе­рен­че адым­нар­ны боз­дан аер­мый­ча шу­ы­тыб­рак ясар­га ки­рәк.

Боз­дан бар­ган­да кур­кы­ныч урын­нар­ны урап узу хә­ер­ле. Агым көч­ле, чиш­мә­ләр чы­га тор­ган, өс­кә ку­ак­лар чы­гып тор­ган, чиш­мә коя тор­ган, то­рак пункт­лар­да про­мыш­лен­ность предп­ри­я­ти­е­лә­рен­нән агып ке­рә тор­ган җы­лы агым­нар бул­ган, боз ва­ту һәм хә­зер­ләү урын­на­рын­да ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы бу­лу со­ра­ла.

Боз аша чы­гу өчен яшь­келт төс­тә­ге, ка­лын­лы­гы 7 сан­ти­метр­дан да ким бул­ма­ган боз кат­ла­мы ку­лай. Төр­кем­ләп чык­кан­да бер-бе­рең бе­лән 5-6 метр ара кал­ды­ру, ал­да ба­ру­чы­га ашы­гыч яр­дәм күр­сә­тер­гә әзер бу­лу ки­рәк. Йөк бул­са, алар­ны ча­на­да яки боз бе­лән ти­е­шү өс­ле­ге зур­рак бул­ган җай­лан­ма­да алып чы­гу хә­ер­ле.

Боз өс­тен­дә ти­ме­ра­як­та шу­ы­ган­чы боз кат­ла­мы­ның нык­лы­гы, ка­лын­лы­гы (ул 12 см-дан, күп­ләп шу­ган­да - 25 см-дан ким бул­мас­ка ти­еш) тик­ше­релер­гә ти­еш. Боз аша чаң­гы­да чык­кан­да са­лын­ган юл­дан ба­ру ки­ңәш ите­лә, сук­мак бул­ма­са, чаң­гы ны­гыт­ма­ла­рын кот­ка­рыр­га, чаң­гы та­я­гы эл­мәк­лә­рен кул чу­гы­на эл­мәс­кә ки­рәк. Рюк­зак яки ра­нец­ны бер җил­кә­гә ала­сы. Чаңгы­чы ара­сын­да ара 5-6 метр кал­ды­ры­ла. Бе­рен­че бу­лып хә­рә­кәт итү­че чаң­гы­чы та­я­гы бе­лән сук­ка­лап боз­ның нык­лы­гын тик­ше­рә.

Ба­лык тот­кан­да чик­ле бер мәй­дан­да ар­тык күп бә­ке ти­шү, боз өс­тен­дә си­ке­рү, йө­ге­рү, төр­кем­ләп җы­е­лу ты­е­ла. Һәр­бер ба­лык­чы­га үзе бе­лән кот­ка­ру ча­ра­сы, шу­лай ук 12-15 метр­лы шнур (бер ба­шын­да 400-500 грамм­лы йөк, икен­че очын­да - эл­мәк бу­лу ки­рәк) йөр­тер­гә ки­ңәш ите­лә.

Әгәр сез шу­лай да сал­кын су­га тө­шә­сез икән, тү­бән­дә­ге кот­ка­ру ка­гый­дә­лә­рен үтә­гез:

- па­ни­ка­га би­рел­мә­гез;

- су­да ты­пыр­чын­ма­гыз, бө­тен гәү­дә­гез бе­лән юка боз­га са­лын­ма­гыз, ул гәү­дә авыр­лы­гы бе­лән та­гын да ва­ты­ла тө­шә;

- ба­шы­гыз бе­лән су­га чум­мас өчен ку­лы­гыз­ны киң итеп җә­е­гез;

- тер­сәк­лә­ре­гез бе­лән боз­га та­я­ны­гыз - гәү­дә­гез­не го­ри­зон­таль хәл­гә ки­те­ре­гез;

- боз­га якын­рак тор­ган ая­гы­гыз­ны боз өс­те­нә чы­га­рыр­га, гәү­дә­гез бе­лән әй­лә­неп, икенч­е­сен дә су­дан чы­га­рыр­га ты­ры­шы­гыз һәм бик тиз тә­гә­рәп китегез;

- кис­кен хә­рә­кәт­ләр яса­мый гы­на үзе­гез кил­гән як­ка шу­ы­шыр­га ты­ры­шы­гыз.

Ба­лык­чы­лар күп җы­е­ла тор­ган җир­ләр­дә һәм боз ас­тын­нан ба­лык то­ту (ин­тен­сив) чо­рын­да җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры хә­зер­лек­ле кот­ка­ру­чы­ла­ры бул­ган, кот­ка­ру ча­ра­ла­ры, элем­тә ча­ра­ла­ры, та­выш кө­чәйт­кеч­ләр бе­лән җи­һаз­лан­ган кот­ка­ру пост­ла­ры ку­яр­га ти­еш­ләр.

Шу­лай да Сез­нең бе­лән бә­хет­сез­лек оч­ра­гы бу­ла кал­са, мөм­кин­лек­тән чы­гып, кай­да­лы­гы­гыз­ны 01 яки 112 кә­рәз­ле те­ле­фон но­ме­ры­на шал­ты­ра­тып хә­бәр ите­гез.

А.А. КОР­ЧА­ГИН,

"ТР бу­ен­ча Рә­сәй ГТХМ ГИМС Үзә­ге" ФКУ Чис­тай инс­пек­тор­лар бү­ле­ге дәү­ләт инс­пек­то­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев