Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Йөзеннән нур бөркелә

Әдәмсә авылында яшәүче Гөлсимә Миңнехан кызы Сабитованы авыл халкы чын-чынлап ярата. Авылдашлары аны нурлы йөзле кеше диләр. 12 февральдә, аңа 90 яшь тулган көнне, Гөлсимә әбинең кунакчыл өе юбилее белән котларга килүчеләр өчен һәрчак ачык булды. Ул алар өчен - җан яраларын дәвалаучы да. Аңа киңәш сорап та, ярдәм сорап...

Әдәмсә авылында яшәүче Гөлсимә Миңнехан кызы Сабитованы авыл халкы чын-чынлап ярата. Авылдашлары аны нурлы йөзле кеше диләр. 12 февральдә, аңа 90 яшь тулган көнне, Гөлсимә әбинең кунакчыл өе юбилее белән котларга килүчеләр өчен һәрчак ачык булды.
Ул алар өчен - җан яраларын дәвалаучы да. Аңа киңәш сорап та, ярдәм сорап та, гомумән, күңелләрен бушатыр өчен дә мөрәҗәгать итәләр. Ул барысын да кабул итә, чәй эчкән арада акыллы киңәшләре, тәмле теле белән тынычландыра. Аның яныннан кешеләр тыныч күңел белән китәләр. Гөлсимә әби Ходай Тәгаләне теленнән төшерми, барлык догаларны да яттан белә. Ул аларны 5 яшендә үк өйрәнгән, аңа хәзер 90 яшь, бер генә көне дә догасыз үтми.
- Әби бик тә нечкә күңелле кеше, барысын да кызгана, кешеләргә булышу - аның тормыш халәте. Кем начар яши, бөтенесенә булыша, - дип сөйли аның авылдашы Гөлсинә Мөлекова.
- Мин башкача булдыра алмыйм, ничек инде - миндә бар, ә аның юк, һичшиксез үземнекеннән аңа өлеш чыгарам, - ди Гөлсимә әби.
Үзләренең гаилә серләрен аңа ышанып сөйләүче хатын-кызлар аның өендә бик еш кунак булалар. Алар монда Гөлсимә әбинең чит серне саклый белүенә ышанып киләләр.
10 яшеннән алып пенсиягә чаклы ул колхозда эшләгән, ә 1942 елда авылдашы Харис Сабитовка кияүгә чыга. Аларның гаиләсе тату һәм яхшы яшәгән. Ире гомере буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Социаль статус төрле булуга да карамастан, гаиләдә тулы үзара аңлашып яшәү, җылы атмосфера хөкем сөргән. "Минем сандугачым" дип кенә дәшә аңа тормыш иптәше.
Алар 53 ел бергә гомер итә, шуның 20 елын каенанасы белән бер түбә астында үткәреп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Иренең бакыйлыкка күчүенә дә 20 ел инде, олы улының вафатына - 15 ел. Хәзергесе вакытта шәһәрдә яшәүче ике улы һәм ике кызы чиратлашып кайталар, хәлен беләләр. Әбинең 8 оныгы үсеп кеше булганнар, алар арасында табиблар, юристлар, экологлар бар. Үткән җомгада тагын бер оныгы өйләнгән, димәк чираттагы оныкчыкны көтәсе генә кала.
- Балаларым да, оныкларым да мине беркайчан игътибарсыз калдырмыйлар, рәхмәт аларга, - ди Гөлсимә әби.
Кече кызы Асия элек Яр Чаллыдан даими кайтып йөргән, хәзер исә әнисен карар өчен кайткан. Тик Гөлсимә әби үзе дә мөстәкыйль кеше. Җәй көннәрендә ул бер дә тик тормый. - Бакчасында кайнашканда бер кулында таягы, икенчесендә лейка яки китмәне, суын да сибә, түтәлләрен дә утый. Бакчасында бер чүп күрмәссең, гел карап тора, чәчәкләр үстерә. Бик чиста, пөхтә, - дип сөйлиләр аның турында күршеләре Гөлүсә Гатауллина белән Мәликә Рәхимова.
Бу яшьтә актив тормыш рәвеше алып барырга кыендыр инде, дигән сорауга ул гаҗәпләнеп:
- Сез нәрсә! Киресенчә, мин тик торсам, бөтен җирем авырта, эшли башласам - үземне әйбәт хис итәм.
Гөлсимә әби беркайчан сәламәтлегеннән зарланмаган, зиһене дә үткен. Күптән түгел генә микроинсульт кичерсә дә, ул аягында, кәефе күтәренке, аралашырга ярата. Юбилей көнендә бүләкләр күтәреп бик күп авылдашының аны котларга килүе тикмәгә түгел.
- Балалары бервакыт аны Яр Чаллыга алып киткән иделәр, кайтканын көтеп зарыктык. Кайткач та, "Зинһар авылдан китә күрмә, без синсез яши алмыйбыз, дип ялындык", - дип сөйлиләр авылдашлары.
Бик игелекле, беркем белән әрләшми, саф күңелле, акыллы кеше, диләр аның хакында. Үзенең озак яшәү серен әби болайрак аңлата:
- Аллаһы Тәгалә миңа шулчаклы гомер биргән икән, димәк ул кешеләргә ярдәм итүемне тели. Димәк, мин кешеләргә кирәк әле.
Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып яшәгәнгә, әйләнә-тирәсендәгеләрнең генә түгел, үзенең дә гомерен озайта ул.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев