Үз эш урыннарын яраталар
Үз эшләрен нык яраткан һәм җанын-тәнен эшкә биреп, тирә-юнендә ни булганына әһәмият бирмәүче кешеләр бар. Үз эш урыннарында әллә ни күзгә бәрелми торган, шулай да кешеләр өчен кирәкле эш башкаручы һөнәр ияләре дә байтак. Алар үзләре өчен генә түгел, башкалар өчен дә тырышалар.
"Татарстан" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсендә ындыр табагы территориясе тау сыртларына охшап, чокыр-чакырлы, биредә асфальт түшәмәнең булганы да юк. Биредә эшләүчеләр уңайлыкларга өмет тә итмиләр: агрофирма эшләгән дәвердә бирегә 1 машина асфальт һәм 10 шифер китергән булганнар үзе. Ә менә Дания Гатауллина биредә 20 елга якын склад мөдире булып эшли, җәйләре аның эш урынында үтә һәм шушы территорияне үз көче белән матурларга, ямьләндерергә тырыша: клумбаларда - чәчәкләр, кечерәк кенә теплицада - яшелчәләр, койма буенда җиләк-җимеш куаклары үстерә.
-Дания һәрнәрсәдә тәртип һәм матурлык ярата, - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре Люция Хәйруллина, Гөлүсә Гатауллина һәм Илдар Кәбиров, - без аның инициативасын хуплап чәчәкләрне ишәйтергә булышабыз, - диләр. Монда килүчеләр эш урынының өйдәгечә уңайлы булуына шаккаталар. Урак өсте вакытында ындыр табагы иң тузанлы урын, ә монда бусага төбендә үк аяк киемен салалар, идәннәр чиста итеп юылган, теләге булганнарны карлыган яфракларыннан ясалган хуш исле чәй белән сыйлыйлар.
Ындыр табагына бөртек кайтара башлыйлар инде, димәк ул эшчеләр белән тулыланачак, алар арасында, әлбәттә, күпчелеге мәктәп укучылары (монда аларга яхшы түлиләр). Нәкъ менә алар кунакчыл хуҗаларның көтеп алынган кунаклары булачак та инде. Озак вакытлардан бирле ындыр табагы мөдире булып эшләгән Равил Ситдыйков аларга чәй эчәргә кергән иде (хәзер ул тынычрак, әмма яхшы түләнә торган эш тапкан), авылдагы тормыш турында да ул сөйләп бирде, ындыр табагында эшләүчеләр, машинист урынында вакытлыча ярдәм итүче урта мәктәп укытучысы Николай Тимофеев белән дә ул таныштырды.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев