ЗАГС бүлеге статистикасы
2012 елда Яңа Чишмә районында 145 бала туды (2011 елга карата 21гә күбрәк): 72 - малай, 73 - кыз бала. Сабыйларның иң күбе Красный Октябрь авыл җирлегенә туры килә, ул 3 тапкыр диярлек артты (6дан 16 га). Петропавел, Ленино, Черемухово авыл җирлекләрендә узган елга караганда 2-3 балага күбрәк туган. Акбүре,...
2012 елда Яңа Чишмә районында 145 бала туды (2011 елга карата 21гә күбрәк): 72 - малай, 73 - кыз бала.
Сабыйларның иң күбе Красный Октябрь авыл җирлегенә туры килә, ул 3 тапкыр диярлек артты (6дан 16 га). Петропавел, Ленино, Черемухово авыл җирлекләрендә узган елга караганда 2-3 балага күбрәк туган. Акбүре, Архангел, Екатерина, Буревестник авыл җирлекләрендә туучылар саны элекке дәрәҗәдә: һәр АҖ дә 2-3 әр бала. Әдәмсә, Чабаксар, Шахмайда туучылар саны кимеде (5 һәм 11).
Туган сабыйларның 59ы - гаиләдә беренче бала (40,7%), 45есе - икенче (31%), 28есе - өченче (19,3%), 13есе - дүртенче һәм күбрәк (9%). Теркәлгән балаларның гомуми саныннан 33% тулы булмаган гаиләләрдә туган балалар.
Әти-әниләр үзләренең балаларына кушкан иң популяр исемнәр: Максим, Тимур, Әмир, Анастасия, Самира, Алинә. 66 пар гаилә корган (2011 елда - 70). Авыл җирлекләрендә никахның иң күбе Шахмай АҖ дә (7 пар) һәм район үзәгендә (48) теркәлгән. Екатерина, Әдәмсә АҖ-дә өйләнешүчеләр булмаган, калган авыл җирлекләрендә - 1 яки 2 пар гына.
Өйләнешүчеләрнең яше - 18дән 24 яшькә кадәрлеләр. 1 гыйнвардан никахны теркәүгә гариза бирүне электрон юл белән башкару хезмәте кертелде, ел буена яңа өйләнешүчеләрнең 94%ы шушы хезмәттән файдаланды.
Никахны өзү турында 31 акт теркәлде, бу үткән елга караганда 6 га кимрәк. Шахмай һәм Красный Октябрь АҖ-дә аерылышучылар саны күбрәк (3шәр). Район үзәгендә - 15. Буревестник, Архангел, Зирекле, Чабаксар, Черемухово АҖ-дә аерылышучылар булмады.
Аталыкны билгеләү турында 28 акт төзелде (2011 елда - 26). 230 кеше үлгән (2011 елда - 220), шуларның 123-се ир-атлар (53,5%), 107се хатын-кызлар (46,5%). Ир-атлар үлеменең максималь саны 40 яшьтән алып 79 яшькәчә чорга туры килә, хатын-кызлар арасында - 75 яшьтән өлкәнрәкләр. Кызганычка каршы, ир-атларның 50%ы (60 кеше) 60 яшькә кадәр дә яши алмаган, хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 8,4 %-ка тигез.
2012 елда ЗАГС органнары тарафыннан күрсәтелә торган бала туу, үлем-китемне теркәү, кабаттан таныклыклар һәм белешмәләр бирү һ.б. хезмәтләрне электрон юл белән башкару мөмкинчелеге булдырылды. Районның ЗАГС бүлеге тарафыннан 2012 елның сентябреннән әлеге хезмәтләр 36 тапкыр күрсәтелде.
Гражданлык торышы актларын теркәүнең гомуми саны - 501 (2011 елда - 469). ЗАГС бүлеге эшчәнлегендә оешмалардан бирелгән запросларны һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәү (башкару) төп юнәлешләрнең берсе булып тора. ЗАГС бүлегенең архив фондына иң күп мөрәҗәгать итүчеләр булып дәүләт власте һәм идарәсе органнары, салым хезмәте, Пенсия фонды, ФСБ органнары тора. Запросларның шактый өлешен гражданлык торышы актларын теркәү турында кабаттан таныклыклар бирү буенча гражданнарның шәхси гаризалары тәшкил итә. 2012 елда башкарылган запрослар саны 405 булган. Бала туу һәм үлемне раслау турында 375 белешмә бирелде.
2012 елда Яңа Чишмә ЗАГС та гражданлык хәле актлары язуларының 72%ы ЗАГС АИС системасына кертелде.
Алия МИРЪЯКУПОВА,
ЗАГС бүлеге мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев