Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

ЗАГС бүлегендә " Җирле үзидарә көне” узды

Бәйрәм - Җирле үзидарә көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә күп еллар җирле үзидарә органнарында хезмәт куйган гаилә парларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.Шахмай авылыннан Мәүлия һәм Хөсәен Гайнетдиновлар быел 46 ел бергә гомер итүләрен – “лаванда туйларын” билгеләп үтәләр.

Благодаровка поселогыннан Наталья һәм Алексей Ермолаевларның быел «рубин туе», бергә гаилә коруларына - 40 ел. Волчья Бистәсеннән Любовь һәм Анатолий Агафоновлар  36 ел бергә яши, Акъяр авылыннан Рәсимә һәм Фәнис Минабетдиновларның - 30 еллык юбилее. Бу гаиләләрнең барысын да хатыннарының күп еллар үз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшләүләре берләштерә. Мәүлия Хөсәен кызының бу стажы 32 ел тәшкил итә, Наталья Николаевнаның – 18, Любовь Михайловнаның – 24 ел, пенсиягә чыккач та, ул авыл җирлеге хатын-кызлар Советы рәисе булып торуын дәвам итә. Ә Рәсимә Галимҗан кызы 15 ел инде уңышлы гына туган авылында башкарма комитет секретаре булып эшли. 
Алып баручылар һәр хатын - кызны, аларның ирләрен тәкъдим иттеләр, бу лаеклы гаиләләрнең балалары һәм оныклары, аларның гаилә бәхете-мәхәббәт, үзара хөрмәт, дуслык, уртак эшләр турында сөйләделәр.  Гаиләләрдә ир белән хатынның фидакарь хезмәт өчен бүләкләре саклана. Мисал өчен, Наталья Ермолаева күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән, Любовь Агафонова – халык санын алу өчен ике медаль, Минабетдиновлар гаиләсе – 2017 елда «Экояз» конкурсында «Экогаилә»номинациясендә 3 урын алган өчен бүләкләнгән. Район башлыгы,  район хатын - кызлар советы рәисе Надежда Попкова һәр гаилә, аларның  җирле үзидарә органнарында күпьеллык хезмәт стажын аерым билгеләп үтте: - Нәкъ менә аларга кешеләр беренче чиратта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, барлык мөһим проблемаларны һәм мәсьәләләрне оператив һәм сыйфатлы хәл итүне көтә. Җирле үзидарә органнарында эшләү-бу зур җаваплылык һәм авыр хезмәт. Үзенең җаваплы вазыйфасы, эш көне нормалаштырылмаган булу, кешеләр белән даими эш алып бару - бу хезмәт белем һәм тәҗрибә генә түгел, батырлык, ышаныч, ныклык һәм тугрылык таләп итә, әлеге хатын-кызлар бер үк вакытта искиткеч хатыннар һәм аналар булырга да өлгергән. Бөтен җирдә дә - һөнәри эшчәнлектә, өйдә алар өчен яраткан ирләре терәк булган. 
Надежда Попкова залда утыручыларны һәм авыл җирлекләре башлыкларын, район башкарма комитеты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Аларның һәркайсы, көндәлек тормышларын яхшырту өчен көн саен кешеләргә хезмәт итүчеләр, мактауга һәм игътибарга лаек". Ул барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр һәм уңышлар теләде. 
Икенче бала тудырган өчен ана сертификатлары һәм авыл җирлегендә яшәүче беренче бала тудырган әнигә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләү өчен сертификат җирле үзидарә бәйрәменә туры китереп тапшырылды. Беренче сертификат иясе – Яңа Чишмәдән Ангелина Бочкарева, икенчесе- Миләүшә Әбүнәгыймова. Сертификатларны Россия Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Гурьевалар тапшырды, алар яшь гаиләләргә бәхет, мәхәббәт һәм исәнлек теләделәр. Надежда Попкова әниләргә ирешелгәннәр белән генә тукталып калмауларын теләде, чөнки гаиләдә балалар күп булу - зур бәхет. Тантана сәбәпчеләренә-гаилә парларына һәм яшь әниләргә чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район мәдәният йортының «Зажигай " вокаль төркеме бәйрәм кунакларына  үзләренең музыкаль номерларын бүләк итте.
"Бердәм Россия” БСПнең җирле бүлекчәсе башкарма комитетыннан Җирле үзидарә көненә туры китереп уздырылган «Балалар илне сүрәтли» конкурсында җиңүче мәктәп укучыларына зур булмаган бүләкләр тапшырылды. Алар Акбүре авылыннан Рияз Юнысов, Яңа Чишмә гимназиясеннән Оксана Рөстәмова һәм Айгөл Шәйдуллина. Җылы гаилә чарасы традиция буенча барлык кунакларның бергәләп фотога төшүе белән тәмамланды.

Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев