Чәршәмбе көнне ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы 15 майда билгеләп үтелүче Гаилә көненә туры китерелде.
Яңа Чишмәдән 4 кыз тәрбияләүче Ольга һәм Владимир Ефимовлар гаиләсен шушы бәйрәм кысаларында хөрмәтләделәр. Тату, тәртипле гаилә күпләр өчен гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм балалар тәрбияләү үрнәге булып тора ала. Аннан кала, алар зур шәхси хуҗалык тоталар, мал асрыйлар, үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр, авыл тормышында актив катнашалар. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов рәхмәтләр әйтеп, шушы гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды.
Гаиләдә туган икенче бала өчен ана капиталы сертификатлары алучы дүрт яшь әни дә гаилә бәйрәмендә игътибар үзәгендә булдылар. Елена Бобова, Антонида Александрова, Надежда Патрикеева, Гөлназ Каракаеваны районның Пенсия фонды җитәкчесе Ольга Попкова ихлас котлады, авыл җирлекләре башлыклары чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе һәм район Советы депутаты Надежда Попкованың аналар, гаилә, балалар турындагы сүзләре беркемне дә битараф калдырмады, бәйрәм атмосферасына тагы да ихласлылык һәм мәрхәмәтлелек өстәде.
Бу көнне ундүрт яшьлек 11 яшүсмер үзләренең беренче паспортларын алдылар. Олы тормышка беренче адым ясаган көндә балалар кунаклардан, бәйрәм чарасын алып баручылардан байтак яхшы сүзләр ишеттеләр. Аларга паспортларны Надежда Попкова тапшырды. Һәрвакыттагыча, чара гаиләгә карата хөрмәт һәм патриотизм рухындагы музыкаль номерлар белән үрелеп барды (ирле-хатынлы Шәйхетдиновлар гаиләсе башкаруында).
-Бүген мин үземне чын Россия гражданины итеп тойдым, - диде Волчья Бистәсеннән яңа паспорт иясе Дмитрий Минаев. -Зур шатлык һәм горурлык хисләре тоям!
Бәйрәм фотоларын газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев