Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зиратларда тәртип булырга тиеш

    Си­шәм­бе көн­не ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры бе­лән ки­ңәш­мә үт­кәр­де. Ан­да ра­йон­ның то­рак пункт­ла­рын­да зи­рат­лар­ның то­ры­шы­на ка­гыл­ган мәсь­ә­лә тик­ше­рел­де. Азат МУ­СИН Бу өл­гер­гән мәсь­ә­лә, аны тик­ше­рү - за­ру­ри, чөн­ки күп ке­нә зи­рат­лар­да га­ди тәр­тип юк, җир­ләү схе­ма­сы, зи­рат­ның то­ры­шы өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр юк, ра­йон үзә­ген­дә­ге урыс зи­ра­тын­да...

    Си­шәм­бе көн­не ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры бе­лән ки­ңәш­мә үт­кәр­де. Ан­да ра­йон­ның то­рак пункт­ла­рын­да зи­рат­лар­ның то­ры­шы­на ка­гыл­ган мәсь­ә­лә тик­ше­рел­де.

    Азат МУ­СИН

    Бу өл­гер­гән мәсь­ә­лә, аны тик­ше­рү - за­ру­ри, чөн­ки күп ке­нә зи­рат­лар­да га­ди тәр­тип юк, җир­ләү схе­ма­сы, зи­рат­ның то­ры­шы өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр юк, ра­йон үзә­ген­дә­ге урыс зи­ра­тын­да әле күп­тән тү­гел кү­мел­гән мә­ет­ләр­нең ка­бер­лә­ре өс­те­нә мә­ет кү­мү оч­рак­ла­ры да бул­га­ла­ган.

    - "Җир­ләү һәм кү­мү эш­лә­ре ту­рын­да" фе­де­раль за­кон да бар, - дип бил­ге­ләп үт­те На­и­лә За­ки­ро­ва, - авыл җир­лек­лә­ре баш­кар­ма ко­ми­тет­ла­ры, шул за­кон­га та­я­нып, үз­лә­рен­дә җир­ле зи­рат­лар­ны то­ту тәр­ти­бен эш­ләр­гә ти­еш­ләр. Шу­лай ук һәр зи­рат­ның чи­тен­дә җир­ләү өчен ки­рәк-ярак­ны сак­лау өчен ко­рыл­ма да бул­ды­рыр­га ки­рәк, әле­гә алар 2-3 авыл­да гы­на бар.

    Зи­рат­ка ке­рү юлын­да мәгъ­лү­мат­лар так­та­сы бу­лыр­га ти­еш (ан­да­гы текст­ны тө­зү ки­ңәш­мә­дә кат­на­шу­чы Петр ата­кай­га һәм ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­рә­пов­ка йөк­лән­де).

    Җир­ләү схе­ма­сын үтәү өчен һәр то­рак пункт­та җа­вап­лы ке­ше бил­ге­ләп ку­яр­га ки­рәк, алар зи­рат­та­гы тәр­тип­не кү­зә­тер­гә һәм кем кая те­ли, шун­да җир­ләү оч­рак­ла­рын бул­дыр­мас­ка ти­еш­ләр, кыс­ка­сы, бар җир­дә дә тө­гәл тәр­тип бу­лыр­га ти­еш. Ру­ха­ни­лар һәм мә­чет­ләр­дә­ге имам-ха­тыйб­лар әле­ге мәсь­ә­лә­дә авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­ның яр­дәм­че­лә­ре бу­лыр­га һәм бар­лык ди­ни йо­ла­лар­ның, го­реф-га­дәт­ләр­нең һәм ри­ту­ал­лар­ның үтә­ле­шен кү­зә­тер­гә ти­еш­ләр.

    Со­ңын­нан На­и­лә За­ки­ро­ва авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры бе­лән һәр зи­рат­та нәр­сә эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ге һәм фи­нанс­лау мәсь­ә­лә­се уңа­ен­нан фи­кер алыш­ты.

    Яз җи­тү бе­лән бар­лык зи­рат­лар­да, алар­ны җы­еш­ты­ру һәм тө­зек­лән­де­рү мак­са­тын­нан, өмә­ләр оеш­ты­ры­лыр­га ти­еш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: