Үзләре яулаган бәхет
Кышкы юлдан җилдән дә җитезрәк итеп җигүле ат чаба, тирә-якта чабулап карлар кала.
Йөзләре салкыннан һәм шатлыктан алсуланып балкыган яшьләрнең бу язылышу көне. Кияүнең кулында дилбегә, ул аны нык тотып, атны тормыш юлына таба бора. Шул чактан бирле күпме гомер үткән... Нәкыйп абый һәм Әкълимә апа Кәлимуллиннарның тормыш корып яши башлауларына бүген – 55 ел.
Әле бит кайчан гына бер сыйныфта укып йөргәннәр. Сугыш чоры балалары алар: укый-язарга да , ашарга да, кияргә дә бер ни булмаган чаклар. Мәктәптән кайтуга йорт эшләрендә дә төп ярдәмче була алар гаиләләрендә. Бер-берсенә карата булган беренче җылы хисләре дә мәктәп елларында кабына. Мәктәптән соң 4 ел очрашып йөри алар. Әкълимә апа сөйгәнен 3 ел хәрби хезмәттән дә көтеп ала. Көтмәслек тә түгел шул: эшчән, чибәр, телгә, җырга оста егет була ул.
Нәкыйп абый 1941 елның ноябрендә гаиләдә беренче бала булып туа. Бу вакыт әтисе Нәҗип бабай Бөек Ватан сугышында була, 1946 елда туган авылына әйләнеп кайта ул. Әтиләре кайткач, тормышлары бераз җиңеләеп китә, бер-бер артлы бертуганнары Фоат абый, Наҗия һәм Нәкыя апалар туа. Ул алар өчен үрнәк абый булып гомер итә.
Нәкыйп абый башлангыч сыйныфларда туган авылында, 7 сыйныфка кадәр Чаллы Башы мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ат белән фермага терлекләргә су ташый. 1957 елда Шахмай МТС да өч айлык тракторчылар курсы оеша, Нәкыйп абый Вәлиуллин Фоат абый белән тракторчылыкка укый һәм март аенда инде чәчүгә дә әзерләнә башлыйлар. “Татарстан” колхозы оешкач, ул Шәрипов Мансур абыйда тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
1960 елны Германиягә армия хезмәтенә алына, танкчы була. Хәрби хезмәттән кайткач хуҗалыкта 16 ел чылбырлы тракторда эшли, аннан 12 ел урман хуҗалыгында хезмәт куя. – Үткәннәргә әйләнеп карасаң, һәрбер кешенең тормышы китап язарлык, - ди ул.
1982 елдан колхозда 5 ел бригадир һәм склад мөдире булып тора. Пенсиягә чыккач та әле 5 ел эшли. Хезмәтен ул җиренә җиткереп, төгәл үти торган кеше.
Өйләнешеп бер ел үтүгә яшь пар салам башлы йортка аерылып чыга, ә 1979 елда зур йорт төзеп керәләр. Авылда әле күпләр хыяллана да алмаган “Урал” мотоцикллы да була алар. Икесе дә авылыбызның иң булдыклы нәсел дәвамчылары.
Әкълимә апа гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Нияз абый гомер буе комбайнда, әнисе Галия апа колхозда төрле эшләрдә эшли. Өйдә калган балаларны караучы да, эшкә өйрәтүче дә Әсфәндияр бабай була. Ул заманында авылдагы иң хәлле кешеләрнең берсе була: атлар, умарталар тота, йортында коесы да була. Аның булган бар мөлкәтен тартып алалар һәм гаиләсе белән ул күпмедер Днепропетровск шәһәрендә яшәргә мәҗбүр була. Дөньялар тынычлангач, улы Нияз гаиләсе белән бергә яши башлыйлар, хәлләреннән килгәнчә булышалар, оныкларын карашалар. Шуңа да Әкълимә апа бабасы белән әбисен җылы хатирәләр белән искә ала. Эшкә уңган Әкълимә апа терлекчелектә хезмәт куя. Эш стажы – 41 ел. Өйдәге эшләрдә һәм балаларын карашырга аңа әти-әнисе булыша.
Иң беренче шатлыклары булып уллары Илдус туа. Бүген ул гаиләсе белән Казанда яши, озак еллардан бирле төзелеш ширкәтендә эшли, бер кыз үстергәннәр, инде оныклары да бар. Икенчесе кыз бала – Асия. Ул Чаллы шәһәрендә заводта эшли, ул да ике кыз үстергән, бер оныгы да бар. Кече уллары Илдар гаиләсе белән Түбән Камада гомер итә, ике балалары, үзе мәктәп директоры. Аларның барысы да әти-әниләрен бик хөрмәт итә, атна саен кайтып булышалар, дус, тату яшиләр.
Нәкыйп абый белән Әкълимә апа гомер буена авылыбызның хөрмәтле кешеләре булып яшәделәр. Тормышны бергә тартып, бер-берсенә юл куеп, тормыш чанасыннан төшеп калмый әле бүген дә дилбегәне нык тота алар. Аларга карап тормыш кыйммәтләрен ныграк аңлыйсың.
Сабырлык Әкълимә апаны бизәсә, булдыклылык, хезмәт сөючәнлек Нәкыйп абыйның - тормыш кыйбласы. Яшьлектә кабызган утларын бүген дә сүндермичә яшәүче әлеге гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Зөбәрҗәт туегыз белән, хөрмәтле авылдашларым!
Рәмзия МУСИНА,
Чертуш авылы.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев