Халыкта шундый фикер яшәп килә: әгәр дә хатын-кызның баласы күп икән, аның үзенә, үзенең кызыксынуларына вакыты калмый, янәсе. Күпләр алар вакытларын кухняда ашарга пешереп яки өй җыештырып кына үткәрә дип уйлый. Матур киенгән, бизәнгән-ясанган күп балалы әнине, хәтта, очратырга мөмкин дә түгел дип уйлаучылар бар.
Ни өчен соң әле матурлык төшенчәсе күп балалык статусы белән янәшә тора алмаска тиеш? Андый гаиләләрдәге тормыш белән таныша башласаң, киресен аңлыйсың: алар матур яшиләр, өйләре чиста һәм матур, балалары аралашучан һәм кызыклар, ә әни кешенең күп төрле мавыгулары бар. Чибәр, ыспай киенгән, күп балалы әни - чынбарлыкмы?
7 март көнне "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее"нда күп балалы әниләр һәм балалары катнашында "Зур гаилә" дип аталган кичә булып үтте. Шундый матур 3 гаиләнең әниләре (Ризванова Галия, Баһаутдинова Гөлүсә, Харрасова Ләйсән) матур яшәү серләре, хуҗалыкны алып бару уңышлары һәм ничек шулай яшь, матур булып калулары белән уртаклаштылар.
Ничек соң күп балалы әниләрнең вакытлары балаларга да, иренә дә, үзенә дә кала икән? Ничек итеп соң алар йортны да алып бара, гаиләне дә кайгырта, үзләрен дә идеаль тәртиптә тота?
Минем уйлавымча, бу гаиләләрдә әниләр үзләрен гаилә колы түгел, ә чын мәгънәсендә бәхетле хатын итеп тояр өчен ниндидер кагыйдәләргә нигезләнеп яшиләр. Кичәгә килгән әниләр үз гаиләләрендәге тәртип, балаларның вазифалары турында тәфсилләп сөйләделәр. Ә балалар исә табышмаклар чиштеләр, яраткан әби-бабалары, әти-әниләре турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
Һичшиксез, һәрбер кешенең үз өе булырга, анда аны аңлаучы, яратучы кешеләр көтеп торырга тиеш. Кичә барышында әниләр һәм балалар төзүчеләр бригадасы булып, бергәләшеп хыялда йөрткән өй төзеделәр.
Аннан соң әниләр йөрәкчекләргә балаларында күрергә теләгән сыйфатны яисә теләкләрен язып, "сихри" агачка элделәр.
Бер бала - зур бәхет, ә өч яисә аннан да күп булса - ул бетмәс мәхәббәт һәм энергия чыганагы. Музей мөдире Гөлнар Камил кызы килгән әниләргә рәхмәт белдерде, гаилә учакларының бәхеттән һәм мәхәббәттән яктырып торуын теләде. Кичә бергәләп чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Гөлнар Сабирова,
музей мөдире
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев