Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Зәйнәп әбигә – 95 яшь!

Акбүре авылында тыл хезмәтчәне Зәйнәп Шәрифулла кызы Зартдинова яши. Ул авылда яше буенча иң олысы. Зәйнәп әбигә 95 яшь тула.


Олы яшьтә булуына карамастан, ул бакчада да, өйдә дә эшли ала, чөнки аның көче бар әле, тик кызы Зәкия генә рөхсәт итми. «Күршеләр каршында уңайсыз, карт кешене эшләргә мәҗбүр итә», - диярләр ди. Кызы Казанда  яши, тик әнисе янында күбрәк була, Зәкия апа аны үзенә алып китәргә тели, әмма Зәйнәп әби үз йортына, авыл тормышына, туган авылына күнеккән, бер дә китәсе килми.
Зәйнәп Шәрифулла кызы хезмәт юлын 12 яшьтән башлый. Сугыш чорында колхозда атлар карый.  -Авыр булды, атлар ачтан үлә иде, - дип күз яшьләре аша искә ала ул. - Ат аягында да басып тора алмый, без аңа: «Үлмә, үлмә инде, зинһар», - дип пышылдыйбыз. Әбинең куллары бик күп авыр эш күргән. Сугыштан соң бөтен кеше белән колхоз хуҗалыгын торгыза: фермада үгезләр карый, лобогрейка белән басуда уңыш җыя. Тик ат абзарында эш аннан соң да аның тормышында иң мөһиме була.
1948 елда кияүгә чыга, әмма гаилә бәхете озак сакланмый, ире фронттан сәламәтлеген югалтып кайта һәм өч елдан соң вафат була. 11 айлык кызы кала, Зәйнәп әби гомере буе  аның өчен яши һәм эшли. Үз-үзенә генә өметләнеп, гомер буе тормыш йөген ялгызы гына тарта.
- Әнием мине теплица шартларында үстерде, саклады, минем аның белән авылда яшәргә калуымны теләде, - дип сөйли Зәкия апа. - Тик мин мәктәптән соң, әнинең үгетләүләренә карамастан, шәһәргә киттем, шунда калдым. Минем өч кызым да шәһәрдә яши. 
Зәйнәп әбигә күп эшләргә рөхсәт итмәсәләр дә, ул барыбер кул кушырып утырмый. Без аларда авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов белән булдык һәм ул менә ниләр сөйләде:
- Күптән түгел Азат абый (“ЯЧХ” баш редакторы Азат Мусин), Зәйнәп әбигә ничә яшь әле, дип сорады. Мин әйткәч, таңга калды. Күптән түгел генә өе яныннан узып барам, ә ул кар көрәп ята, ди. Зәйнәп әбигә 90 яшь тулган елда оныклары көз көне бәрәңге казырга кайткан - ә аның бакчасы инде җыештырылган булган.
Хәзер, әбигә эштән башка күңелсез булмасын өчен, тавыклар сатып алганнар, ул шуларны карый. Ул җәйне, түтәлләр утый торган вакытны көтә, аңа кан басымы аркасында казырга ирек бирмиләр. Оныклары, оныкчыклары кайтачак (оныкчыгының да баласы туган), әби бигрәк тә иң кечкенә дүрт яшьлек игезәкләрне ярата. 
- Ә алар аны ничек ярата. Видеозвонка буенча сөйләшкәндә, миңа: «Карт әбиебезне күрсәт, карт әбиебезне күрсәт, диләр», - ди Зәкия апа.
Әбинең йорты иске булса да, гаилә акрынлап төзекләндерә: яңа мунча, сарай куйганнар. 
Зәйнәп әби безнең белән бик теләп аралашты, сорауларга җавап бирде, килеп туган теләсә нинди темага сөйләште, шаяртты.
- Ничек актив калып була соң? Бәлки, озак яшәүнең нинди дә булса сере бардыр? Бәлки, физзарядка ясыйсыздыр? - дип кызыксынабыз.
- Юк, зарядка ясамыйм, эшләргә яратам. Ураза тотам, көнгә биш тапкыр намаз укыйм, - ди ул.
- Намаз аның физзарядкасы да инде, - дип шаярта Җәүдәт Җәләлетдинов. – Күпме иеләсе, басасы, утырасы, кабат торасы...
Без барыбыз да көлешеп алдык һәм Зәйнәп әби:
 - Дөрес,шулай шул, - диде.
- Мөгаен геннар да яхшыдыр, - дип өсти кызы. - Әни ягыннан барлык туганнар да озын гомерле, апасы 92 яшендә вафат булды, әтисе 90 га җитеп үлгән, сүз уңаенда, ул 1886 елда туган - Тукай яшьтәше.
- Зәйнәп әби сугыш вакытында табигый сайланыш узган, кем йомшаграк булган, хәзер инде алар юк, - дип шаяртып йомгак ясады Җәүдәт Мәхмүт улы.
- Күп хезмәт куярга, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк, бөтен сере дә шул, - диде юбиляр үзе.  
95 еллыгын бәйрәм итәргә шимбә көнне әбинең барлык туганнары, бүләк белән җирлек башлыгы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә киләчәк. 
Зәйнәп әбигә без дә сәламәтлек һәм актив озын гомер телибез.

Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев