Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Зәйнәп Зарипова:“Бу чәчләремә нигә ак төшкән...”

2019 елның 14 декабрендә Зирекле авылында яшәүче хезмәт ветераны, җирле шагыйрә Зәйнәп Хәләф кызына 90 яшь тула. Юбилярның үткән һәм бүгенге тормышы турында Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина сөйли.


- Хәләф һәм Диләфрүз Гыймадиевлар гаиләсендә Зәйнәп өченче бала булып дөньяга килә, ә алар исә барлыгы җидәү була: алты кыз һәм бер малай. Зәйнәп җиде сыйныф тәмамлый, ул бик теләп һәм бары тик яхшы билгеләргә генә укый. Һәм моның өчен аңа матур яулык бүләк итәләр. Зәйнәп әби үзенең беренче укытучысы Ибраһим Вәлиевне искә ала: «Ул елларда безнең укытучыбыз хаҗ кылды, шуңа күрә барлык укучылар да аны Хаҗи абый дип йөртте», - ди ул.
Җор телле әбекәй, олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә әле “сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел”, шаян сүзләрне дә еш куллана. «Тормышларыгыз ничек?» дигән сорауны, шаян сүзләр кушып:
“Чабатасын да кидек без, бахилла, калушын да,
Күтәртмәле чабата киеп, укырга да йөрдек без”, - дип җаваплый.  Бала вакытта бергә уйнаган биш-таш, чирта, «нүеш» (почмак) алыш уеннарын исенә төшереп,  көлеп җибәрә.
Зәйнәп әби яшьлеген ямансулап түгел, күңелле итеп искә ала, ул аны үзенең шигырьләрендә әнә шулай сурәтли:
“Иртә торып Мәүлия
дустым белән болыннарга  
                     бардык без,
Атлардан калган үләнне -
     барын да ашадык без.
Ачлы – туклы яшәсәк тә,
  серләрне бирмәдек без,
 Дуслар белән җыелышып,
  чәчәкле болынга барып,
Шаркылдашып көлә-көлә
       тәкыялар үрдек без”.
Шигырьләрендә телгә алынган ахирәте Мәүлия Габдуллина белән (аның турында да тиздән «ЯЧХ» дә сөйләячәкбез) Зәйнәп Хәләф кызы көн саен телефон аша аралашалар. Бала чактан бергә алар. "90 яшькә кадәр яшәү-зур бәхет. Тирән картлыкка җитүем гаҗәп, мин бит сугыш  елларын да үткәрдем, 11 яшемнән колхозда көн-төн эшләдем.  Күпне күрдек, күпне кичердек,  дип зарланмыйм. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Әмма бүгенге бәхетле тормышны минем яшьтәшләремнең күбесенә күрү  насыйп та булмады, бакыйлыкка күчеп беттеләр диярлек.  Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, - ди Зәйнәп әби.
Зәйнәп Хәләф кызы озак еллар терлекчелектә эшләгән, пенсиягә чыккач та фермада сыер савучыларны алыштырган, бозаулар караган. Сугыш елларында башкарган хезмәте өчен аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылган. Мәгъзүрә һәм Мәрьям апалары, энесе Әнвәр һәм тормыш иптәше Нәҗип Габбас улы да шундый медаль белән бүләкләнгәннәр. Алар 1954 елда өйләнешәләр. Нәҗип абый бик тырыш, терлекчелек фермасы мөдире, бригадир, балта остасы була.  Алты бала тәрбияләп үстергән йортны да үз куллары белән төзегән.
Зәйнәп әби өчен иң зур бәхет - аның балалары. Барысы да тырыш, хезмәт сөючән. Беренчесе -Тәнзилә 1955 елда туа, авылда иң яхшы чигүче хатын-кызларның берсе ул, бер елдан соң Рамазан, тагын бер елдан Рахимҗан туа,биш елдан соң Мәүлет, 1964 елда - Галия һәм 1966 елда Габдулла (ул 30 яшендә суга төшеп үлә) якты дөньяга аваз салалар. Әнисенең улы Габдулла өчен әле бүген дә йөрәге өзгәләнә. "Хәтер тамчылары" китабына Зәйнәп әбинең күз яшьләре белән язылган бәете кертелгән.
“Балаларым, Аллага шөкер, яхшы. Киленнәрем дә әйбәт. Бүгенге тормыштан бик канәгать”, - ди юбиляр. Иң куанычлысы, кызы, кияве, уллары янәшәдә генә. Алар бер урамда, бер зур гаилә булып яшиләр. Алар-ышанычлы терәк, әниләренә зур ярдәмче. Бүгенге көндә Зәйнәп әбинең 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.  Калган балалары да бик еш кайтып әниләренең хәлен белешеп торалар.
Хәзер Зәйнәп әби улы Мәүлет, килене Рәзинә гаиләсендә яши, бик тату гомер итәләр. Өйләре җылы, бар шартлар да тудырылган, туганнары белән җылы мөнәсәбәттә, ә алар аз түгел - 30дан артык кеше. Әби туган-тумачаларына теләкләр, шигырьләр иҗат итәргә дә бик оста. Шулар арасында түбәндәгесе дә бар:
Миңа карап, һичбер вакыт
     авыр сүз әйтмәделәр,
Бер ялгызымны
калдырып, ташлап та  
                   китмәделәр.
80 тулып, 90 җитте,
  күпме вакыт калгандыр.
Аерылыр вакыт җиткәнгә,
  күз яшем дә тамгандыр.
 Картлык килер дип,
                көтмәгән идем,
Рөхсәт сорамый килгәнен
                            белдем.
Яшь чакларымны сагынып
                            йөрдем,
Картлык шаукымын
                яшемдә күрдем.
Рәхәт гомерләр тиз
                          үтә икән,
Алсу йөзләрдән нур китә
                                икән.
Яшь чакларымны сагынып
                        сөйләрлек,
Сагынган чакта, моңга
                       көйләрлек.
Бу чәчләремә нигә ак
                             төшкән,
Картлыгым белән яшьлек
                       күрешкән.
Картлык үз иткән,
            яшьлекне җиңгән,
Яшьлек җүләрлек икәнен
                             белгән.
Йокы бүленә, чыгам
                         төннәрен,
Кадерсез үтмә, картлык   
                        көннәрем.
Күңелең төшсә, иңнәр
                       тапмыйсың,
Ашыкма гомер, кире
                    кайтмыйсың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев