-Сугыш башланганда миңа 17 яшь иде. Барлык ир-егетләрне, шул исәптән абыем Хәлиулланы да, фронтка алдылар. Кырда, терлекчелектә эшләргә алар урынына без - яшь кызлар калдык. Мин сугыш барган елларда конюх булып эшләдем. Бик авыр еллар булды, сугыштан туганнарыбызның әйләнеп кайта алмауларын һәркем аңлый иде. Шулай булды да. Сугыш бетте, тик солдатларның күбесе өйләренә кайта алмадылар, абыем да Смоленск янында һәлак булган, ике баласы ятим калды, - дип яшь аралаш абыйсын искә төшерде Зәйнәп апа.
Сугыш барган чорда олыгайган хатын-кызлар сугыштан кайткан ир-атлар белән бергәләп колхозны күтәрәләр. Зәйнәп апа (кыз фамилиясе Төхвәтуллина) фермада үгезләр карый, лобогрейка белән басуда уңыш җыя. 25 яшендә сугыштан исән кайткан, шулай да сәламәтлеге какшаган Габдулла атлы авылдашына кияүгә чыга.
- Габдулла Красный Октябрьдә үзенә эш тапты, без анда бер йортта яшәп тордык, кызыбыз Зәкия дә шунда дөньяга килде. Өч ел без бәхетле гаилә булып яшәдек, совхозда эшләдек, 11 айлык кызчыгыбызны тәрбияләдек. Тик Габдулла кинәт кенә үлеп китте. Йорт хуҗасы - бер карт, мине өеннән чыгарасын әйтте. Шуннан мин кабат Тат.Волчьяга кайттым.
Кечкенә кызчыгы белән Зәйнәп мәрхүм иренең әти-әнисе яшәгән иске йортка урнаша һәм тормыш "арбасын" ялгызы тарта башлый. Авыл җирендә әле төзек йортта да яшәве җиңел түгел, биредә исә утынын хәстәрлисе, мичен ягасы, ерактан су ташыйсы. Ишек-тәрәзәдән өйнең җылысын суык суыра, тишекләрен ямап-томалап кына өлгер. Зәйнәп үзенә терәк булырдай башка ир-ат турында уйламый да. Элегрәк бит тол хатыннар, бигрәк тә татар авылларында, яңа гаилә кору турында хыяллана да алмаганнар. Зәйнәп ничек кенә кызын бәхетле итәргә тырышса да - барып чыкмый. Кызы үсеп буй җиткәч һәрвакыт авылдан китү турында хыялланган. Тәрәзә төбендә кышкы җил улаганны ишетмәс өчен ул кар көртләре, караңгы тыкрыклары булмаган шәһәргә китәргә карар кылган. Күрше Рус Волчья авылында ун классны тәмамлап, Зәкия Бөгелмәгә киткән, анда бухгалтерлыкка укыган. - Мин гомерем буена авылда яшәдем, шәһәр тормышын белмәдем дә, шуңа да Зәкия минем белән яшәргә тиеш дип фикер йөрттем. Кызым авыл егетенә тормышка чыгарга тиеш дип уйладым. Үземнән еракка җибәрәсем килмәде, үгетләдем, еладым, тик ул тыңламады: "Укып бетергәч, эшкә урнашырмын, үз яныма алдырырмын", - диде.
Зәкия үз сүзендә тора, мөстәкыйльлеккә ирешкәч, әнисен үз янына яшәргә чакыра. Тик Зәйнәп апа кызы янында шәһәрдә 1-2 атна яшәп карагач, кире авылына кайта. Чөнки авыр булса да, аның тормышы, гомере Акбүре белән бәйле була. Аңа башка тормыш ят, шуңа да үзен бәхетле саный. Менә хәзер исә, инде өлкән яшьтә сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак дәүләттән ярдәм алгач, Зәйнәп апа кызының үгетләвенә колак сала. Ул: "Мин авылга кайтмыйм, оныкларың (ә алар өчәү) да шәһәрдән китмиләр. Сиңа авылда ялгызыңа нигә яңа йорт?" -ди.
Шулай итеп, Казаннан фатир алалар, анда кызы белән оныклары яши. Шәһәр фатирында кыш чыккан Зәйнәп апа кызы Зәкия белән, кошлар кебек, туган ояларына ашыгалар. -Кышын авылда күңелсез һәм шомлы. Ә менә җәен мин ишегалдында да йөрим, тәрәзәдән урамны да күзәтәм, авылдашларым да килә, хәзер, дөрес, яшьләр генә инде, минем кебекләр бакыйлыкка күчеп бетте. Без генә - Төхвәтуллиннар - озын гомерлеләр. Минем күршемдә авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләүче Мөнәвәрә Нуриева яши. Аңа Ходайның рәхмәте булсын, бездә бик еш була, хәлемне белешә, укырга китаплар да кертә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, ахирәткә күчкән күршеләремне искә алабыз.Социаль хезмәткәр Гүзәл Нурхамәтовага да рәхмәтемне белдерәсем килә, бар нәрсәдә дә бик булыша. Мин туган авылымны бик яратам, миңа монда рәхәт, бакчада кызым Зәкия үстергән яшелчә, җиләк-җимеш уңышына да сөенеп туя алмыйм, - ди тормышыннан канәгать булган Зәйнәп апа. -Ә кызыгыз ничек, шәһәргә китәргә ашкынып тормыймы? - дибез. Әлбәттә, бу сораудан соң кызы Зәкиянең елмаюлы йөзеннән аның шәһәрне сагынуын, әмма әкрен генә кабат авыл тормышына ияләнеп килүен аңлап була иде. Әмма, бары җәен генә!
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев