10 айга йомгак ясалды
Сишәмбе көнне Советның утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре начальниклары катнашында узган киңәшмәдә ун айлык эш нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Евгений СТАРОВ Киңәшмә башланганчы район башлыгы Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рифкат...
Сишәмбе көнне Советның утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре начальниклары катнашында узган киңәшмәдә ун айлык эш нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмә башланганчы район башлыгы Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Миръякуповны туган көне белән котлап, аңа бүләк тапшырды. Советның оештыру бүлеге мөдире Любовь Былинкина моннан алда үткән киңәшмә карарларының үтәлешенә анализ ясады. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 10 айда район һәм авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турында мәгълүмат җиткерде.10 айда муниципаль районның берләштерелгән бюджетының үзкеремнәр белән тулылану планы тәгаенләнгән еллык планга карата 88 процентка үтәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда керемнәр 31 процентка - 25,2 миллион сумга арткан. Арту, нигездә, физик затларның керемнәренә салган салым хисабына.
Авыл җирлекләрендә дә бюджетның үзкеремнәр туплау планы 84 процентка (еллык планга карата) үтәлгән (20,3 млн. сум). 15 авыл җирлегенең 8есе (Акбүре, Екатерина, Зирекле, Красный Октябрь, Әдәмсә, Архангел, Тубылгы Тау, Черемухово) планны үтәгән. Яңа Чишмә, Акбүре, Тубылгы Тау һәм Чабаксар авыл җирлекләре салым түләүләре җыюны октябрь аенда сүлпән башкарганнар. Әгәр алар үз эшләрен активлаштырмасалар, бу авыл җирлекләрен финанслау туктатылырга да мөмкин. Районның берләштерелгән бюджетының чыгымнар өлеше тәгаенләнгән еллык планга карата 83 процентка үтәлгән. Авыл җирлекләре бюджетының чыгымнар өлеше 75 процентка үтәлгән.
Салымнар җыю турындагы мәгълүмат белән салым инспекциясе белгече Светлана Иванова чыгыш ясады. 10 айда салымнар җыю планы 107 процентка үтәлгән. Соңгы киңәшмәдән соң Чаллы Башында кибете булган эшмәкәр Рушания Сафина тикшерелгән иде. Тикшерү барышында салым законнарын бозу очраклары ачыкланган, эшмәкәргә зур күләмдә штраф салыначак.
Контроль - хисап палатасы җитәкчесе Роман Губкин мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында азык-төлек кабул итүдә тәртип бозулар турында сөйләде. Суытылган тавыклар урынына туңдырылганнарын алу, шоколад батончикларны кимрәк авырлыктагыларын кайтарту, яшел алма урынына кызылын кабул итү дәвам итә. Болар бар да җитәкчеләр тарафыннан контроль булмау аркасында килеп чыга. Алга таба шуңа охшаш тәртип бозулар ачыкланганда мәктәп директорларының яки балалар бакчасы мөдиренең хезмәт хакларыннан акча тотып калыначак.
Киңәшмәдә энергия ресурсларын сарыф итү анализы белән финанс-бюджет Палатасы белгече Ольга Пьянзина чыгыш ясады. 10 айда электр энергиясен куллану 2011 ел белән чагыштырганда 907 мең сумга арткан (бу - район авылларында өстәмә яктырткычлар урнаштыру хисабына), Табигый газ 6 млн. сумлык сарыф ителгән, корректорлы яңа газ санагычлар кую хисабына газ чыгымы кимегән.
Үз территорияләрендә социаль-икътисадый үсеш планы үтәлешенең барышы турында Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников һәм Петропавел АҖ бухгалтеры Любовь Белькова җиткерде.
Социаль найм буенча бирелгән торак өчен бурычларны түләү һәм салымнар җыю турында Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутин хәбәр итте. Әлеге мәсьәләләр буенча эшнең җитәрлек күләмдә алып барылмавы билгеләп үтелде. Торакка түләү буенча бурыч 46 мең сум тәшкил итә.
Торакны хосусыйлаштыру барышы турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгече Наталья Попкова сөйләде. Акъяр һәм Тубылгы Тау АҖ территорияләрендә фатирларны хосусыйлаштыру төгәлләнгән. Муниципаль торак фондындагы 719 фатирның 492се хосусыйлаштырылган.
ЗАГС бүлеге мөдире Алия Миръякупова гражданлык хәле актларын теркәүне электрон формага күчерү турында сөйләде. 1 ноябрьгә актларның 62 проценты электрон формага күчерелгән, бу республика күрсәткечләреннән түбән. 2014 елның 1 гыйнварына 1920 елдан башлап гражданлык хәле актларының барысы да электрон формага күчерелеп беткән булырга тиеш. Бу юнәлештә эшне тизләтәсе бар.
Мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Александр Янов авыл җирлекләрендә электрон документ әйләнеше һәм сайтларның торышы турында сөйләде. Акъяр һәм Акбүре авыл җирлекләре сайты сирәк тулыландырыла. Октябрь ае йомгаклары буенча аларга кисәтү сыйфатында сары карточкалар куелган, ТР Президенты заман таләпләреннән калышкан министрларга карата да шундый карточкалар куллана. Киләчәктә, бәлки, футболдагыча, кызылы да куелыр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов язгы су басуга хәзерлек, су бирү башняларының торышына кагылышлы мәсьәләләрне дә кузгатты. Киңәшмәдә шулай ук индивидуаль торак төзелеше, ТИБ эше, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү турында да сүз барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев