Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

2012 елга бюджет расланды

20 де­кабрь­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов рә­ис­ле­ген­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 9 нчы уты­ры­шы үз эшен дә­вам ит­те, 28 ок­тябрь­дә баш­лан­ган уты­рыш­та тә­нә­фес игъ­лан ител­гән иде. Азат МУ­СИН Уты­рыш­ка ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се, аның урын­ба­сар­ла­ры, бү­лек на­чаль­ник­ла­ры, ра­йон су­ды рә­и­се, ра­йон про­ку­ро­ры яр­дәм­че­се, по­ли­ция бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы, мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры, уч­реж­де­ние,...

20 де­кабрь­дә ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов рә­ис­ле­ген­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 9 нчы уты­ры­шы үз эшен дә­вам ит­те, 28 ок­тябрь­дә баш­лан­ган уты­рыш­та тә­нә­фес игъ­лан ител­гән иде.

Азат МУ­СИН

Уты­рыш­ка ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се, аның урын­ба­сар­ла­ры, бү­лек на­чаль­ник­ла­ры, ра­йон су­ды рә­и­се, ра­йон про­ку­ро­ры яр­дәм­че­се, по­ли­ция бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы, мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры, уч­реж­де­ние, предп­ри­я­тие, авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде.

9 мәсь­ә­лә­дән тор­ган көн тәр­ти­бе рас­лан­ган иде. "2011 ел­ның 11 аен­да ра­йон­ның со­ци­аль-икъ­ти­са­дый үсе­ше­нә йом­гак һәм 2012 ел­га бу­рыч­лар ту­рын­да"­гы бе­рен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва док­лад бе­лән чы­гыш яса­ды. Мәгъ­лү­мат­лар игъ­ти­бар­га алын­ды.

"Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның 2012 ел­га һәм 2013-2014 ел­лар план чо­ры­на бюд­же­ты ту­рын­да"­гы икен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча Фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы рә­и­се Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на чы­гыш яса­ды. Бюд­жет про­ек­ты бе­рен­че укы­лыш­та 28 ок­тябрь­дә ка­бул ител­гән иде, ан­нан 15 но­ябрь­дә ачык тың­лау­лар үт­те, ра­йон Со­ве­ты ко­мис­си­я­се шу­шы про­ект­ны хуп­ла­ды. Бюд­жет про­ек­тын бә­я­ләп, ра­йон­ның конт­роль-хи­сап па­ла­та­сы рә­и­се Ро­ман Губ­кин чы­гыш яса­ды. Де­пу­тат­лар 2012 ел­га ке­рем­нә­ре һәм чы­гым­на­ры бер­ти­гез кү­ләм­дә (261,9 млн. сум) бул­ган бюд­жет ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­те­ләр.

Өчен­че мәсь­ә­лә бу­ен­ча "2012-2014 ел­лар­га Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның кор­руп­ци­я­гә кар­шы Комп­лекс­лы прог­рам­ма­сын рас­лау ту­рын­да"­гы мәгъ­лү­мат бе­лән ра­йон­ның кор­руп­ци­я­гә кар­шы ко­мис­сия сек­ре­та­ре Мәрь­ям Ла­тый­по­ва чы­гыш яса­ды. Көн тәр­ти­бен­дә­ге өч мәсь­ә­лә бу­ен­ча Җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре Па­ла­та­сы рә­и­се На­талья Гор­де­е­ва чы­гыш яса­ды. Де­пу­тат­лар ра­йон­да ачык сер­ви­тут­лар (чит ке­ше­нең җир учас­то­гын­нан фай­да­ла­ну­ны чик­ләү хо­ку­кы) бил­ге­ләү һәм тук­та­ту тәр­ти­бе ту­рын­да; буш­лай ми­ни­маль (6 су­тый) һәм мак­си­маль (20 су­тый) җир ки­шәр­лек­лә­ре бил­ге­ләү (иш­ле га­и­лә­ләр­гә шәх­си тө­зе­леш, ШЯХ алып ба­ру, җи­ләк-җи­меш һәм яшел­чә бак­ча­сы бул­ды­ру өчен) ту­рын­да; кү­чем­сез ми­лек­не са­ту бу­ен­ча алыш-би­реш­не ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты ри­за­лы­гы бе­лән баш­ка­ру тәр­ти­бе ту­рын­да­гы ка­рар­лар ка­бул ит­те­ләр.

Ра­йон про­ку­ро­ры яр­дәм­че­се Рус­лан Рә­ши­тов мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча де­пу­тат­лар "Я­ңа Чиш­мә ра­йо­ны чик­лә­рен­дә то­рак пункт­лар чик­лә­ре­нә кер­мә­гән җир­ле әһә­ми­ят­тә­ге ав­то­мо­биль юл­ла­ры­на ка­ра­та юл эш­чән­ле­ге ту­рын­да" По­ло­же­ние рас­ла­ды­лар.

Де­пу­тат­лар шу­лай ук ра­йон­ның конт­роль-хи­сап па­ла­та­сы ту­рын­да да По­ло­же­ние рас­ла­ды­лар, аның төп бү­лек­лә­ре бе­лән па­ла­та рә­и­се Ро­ман Губ­кин та­ныш­тыр­ды.

Көн тәр­ти­бен­дә­ге соң­гы мәсь­ә­лә бу­ен­ча, Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на мәгъ­лү­мат­ла­ры­на та­я­нып, де­пу­тат­лар Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның "Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның 2012 ел­га һәм 2012-2013 ел­лар план чо­ры­на бюд­же­ты ту­рын­да"­гы Ка­ра­ры­на (№3-18, 16.12.2010 ел) үз­гә­реш­ләр керт­те­ләр.

Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты уты­ры­шы үзе­нең эшен шу­ның бе­лән тө­гәл­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X