2016-2021 елларга һәм 2030 елга чаклы план чорына районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча доклад белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады.
Әлеге озак сроклы документны эшләгәндә халыктан анкета тутыру барышында кергән тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр исәпкә алынган, ачык тыңлаулар үткәрелгән һәм хәзер проект эше тәмамланган. Стратегиянең төп максаты икътисадый яктан үз-үзен аклау нигезендә район халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру тора.
Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк:
- халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү - агросәнәгать комплексын үстерү
- халык агымын киметү
- авыл туризмы өлкәсендә проектлар эшләү һәм тормышка ашыру
- кече һәм урта бизнесны үстерү
- финанс-икътисадый яктан үз-үзен аклый алу дәрәҗәсен күтәрү
- яңа эш урыннары булдыру
- халыкның сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру
- барлык инфраструктура торышын (хәлен) яхшырту.
Әлеге бурычларны үтәү өчен районның барлык халкына да гомуми максат, туган Яңа Чишмә районын үстерү өчен көч кую кирәк. Аннан докладчы конкрет саннарда һәм мисалларда ничек итеп куелган максатка ирешергә мөмкин икәнлеген күрсәтте.
"Сәламәтлек" милли проектының үтәлеше барышы турында РҮХ баш табибы Ришат Билалов сөйләде. Районда проектның барлык юнәлешләре буенча да байтак эш башкарыла. Бу - беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүне үстерү, табиб-кадрлар белән тәэмин итү, халыкка өстәмә иммунизация үткәрү, диспансерлаштыру, халыкны югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин итү. Шушы көннәрдә районда медицина караулары үткәрү өчен мобиль диагностик комплекс (МДК) файдалануга җибәрелгән. Безнең район МДК җибәрү буенча пилот-проектта катнаша һәм аннан файдалану диспансерлар аша сәламәтлек саклау чаралары үткәрү системасын (диспансеризация) яхшыртуга, аның сыйфатын күтәрүгә һәм медперсоналның эшен җиңеләйтүгә китерә.
Медиклар өчен сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халык арасында үлем-китем дәрәҗәсен киметү һәм кадрлар потенциалын саклау өстенлекле бурыч булып кала бирә.
Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп, Вячеслав Козлов районнарда ни өчен бала тудыру бүлекләренең ябылуы, ни өчен авыл җирлекләрендә ФАПларда халыкны дарулар белән тәэмин итәргә ярамавын ачыклау турындагы мәсьәләләрне карап тикшерүне үтенде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде. Кызганычка каршы, соңгы елларда демографик кризис аркасында мәктәпләрдә укучылар саны кими (5 елда 234 балага). 2015 елда 8 урта мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелде, хәзер белем алучыларга югары белем сыйфатын тәэмин итүче база мәктәпләре челтәре булдырыла. Районда 20 торак пунктка йөрүче 13 автобус маршруты гамәлдә. Балаларны укырга йөртүдә проблема юк.
Дәүләт мәктәпләрдә балаларны ташуга зур акчалар бүлеп бирә. Татарстанда 1 балага киткән чыгым елына 68910 сум, авыл мәктәпләрендә ул - 115790 сум, безнең районда - 121086 сум.
Мәгариф тармагында уртача хезмәт хакы 21128 сум тәшкил итә.
Аннан доклад ясаучы мәктәп буенча БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләренә тукталды, нәтиҗәләрнең куелган чиктән югары булуын билгеләп үтте. Зирекле лицее һәм Яңа Чишмә урта мәктәбендә иң югары нәтиҗәләр булса, Ленино мәктәбендә - иң түбәне.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Чыгыш ясаучы булган проблемаларны да читләтеп үтмәде: классларда лаборатор җиһазлар, күргәзмә әсбаплар белән тәэмин итү начар, сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча системалы эш алып барылмый, педагогларны торак белән тәэмин итү җитәрлек дәрәҗәдә түгел, инглиз, татар телләре, физика фәннәреннән укытучылар җитешми, кадрлар олыгая, мәктәпләрнең һөнәри белем бирү учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар белән үзара аралашу системасын камилләштерү зарурлыгы да бар.
Аннан соң Совет утырышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.
- Мин инде бишенче мәртәбә сезнең районда булам һәм сездәге уңай якка үзгәрешләрне күреп сөенәм. Яңа Чишмә районында нефть чыгарыла, районның 800 ләп кешесе эш белән тәэмин ителгән, хезмәт хаклары да ярыйсы. Шул ук вакытта районның 50 мең гектардан артык уңдырышлы сөрү җире бар, авыл җирлекләрендә 1500 ләп кеше эшли, ә җирдән файдалану, ягъни авыл хуҗалыгының табышы бик түбән, - дип ассызыклады ул.
Югары маржиналь культуралар - рапс, көнбагыш, бөртеккә югары товарлыклы кукуруз игәргә һәм терлекчелекне үстерергә кирәк. Шул чагында эш урыннары, әйбәт хезмәт хакы булачак, әлегә ул икътисадта булганнан 2 мәртәбә азрак.
Айрат Хәйруллин Яңа Чишмә районының потенциалы зур булуны билгеләп үтте. "Без сезнең басуларны карап әйләндек, быел уңыш начар түгел", -диде ул. "Тик хәзер ашлык бәяләре төшә һәм базарның җимерелүенә юл куймаска кирәк. Хөкүмәт киләчәктә дә авыл кешесенә ярдәм итәчәк, гәрчә ул без теләгән күләмдә булмаса да. Авыл халкына ярдәмгә без 237 млрд. сум акча җибәрә алдык, 5 ел элек ул нибары 15 млрд. сум гына иде. Мәгълүм ки, дәүләт күбрәк ярдәм иткән саен, кибетләрдә бәяләр түбәнәя төшә. Хәзер дефляция күзәтелә, бу кайбер продуктларга бәяләр төшүне аңлата һәм бу әйбәт күренеш. Без авыл хуҗалыгына ярдәмне арттыруга, аны елына 600 млрд. сумга җиткерүгә ирешәчәкбез, бу исә техник паркны яңартуга мөмкинлек бирәчәк. Бүген шундый "Акрос" комбайны 7,5 млн. сум тора, ә үткән елда ул 5 млн. сум тора иде".
Демография мәсьәлә-ләренә кагылып, шәһәр мөстәкыйль рәвештә үз хисабына беркайчан да халыкның үсешен (артуын) тәэмин итә алмый, чөнки гаиләгә уртача бер бала туры килә. Һәм бөтен өмет - авылда, әлегә гаиләләрдә 2-3әр бала бар, димәк халык саны да арта дигән сүз. Аларга эшләү, ял итү, тормыш хәлләрен яхшырту өчен барлык шартларны гына булдырырга кирәк, дип ассызыклады ул.
Трибунадан яңачишмәлеләргә мөрәҗәгать итеп, Айрат Нәҗип улы, без, депутатлар, аралашу өчен һәрчак әзер, килегез, языгыз, безгә урыннардан инициатива кирәк һәм сезнең бер генә мөрәҗәгать яки тәкъдимегез дә игътибарсыз калмас, диде. Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 17 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Нет комментариев