780 мең сумлык продукция сатылган
Казанда Яңа Савин районында узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Әдәмсә, Ленино һәм Тубылгытау авыл җирлекләре катнашты.
17 сәүдә ноктасында 5 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм 9 шәхси ярдәмче хуҗалык үз продукцияләре белән сәүдә итте. Сатуга 1250 кг сыер ите, 250 кг ат ите, 50 кг сарык ите, 200 кг дуңгыз ите, 50 түшкә кош-корт, 500 кг сөт, 200 кг сөт продукциясе, 2 тонна яшелчә, 200 кг бал һәм 5 тонна бөртек (капчыкларга тутырылган бодай, борчак, арпа, солы һәм горчицаны “Закрома” ҖЧҖ дән алып килгәннәр, бөртеккә сорау зур булган).
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында тәм-томнар белән чәй табыны да оештырылган, теләге булган һәр кеше бушлай кайнар чәй эчеп, баянчыларыбызның моңлы көйләрен тыңлап, тәмле камыр ризыкларыннан авыз итә алган.
Барлык продукция дә диярлек сатылган, табыш 780 мең сум тәшкил иткән. Чираттагы ярминкә – 19 октябрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев