8 айга йомгак ясадылар
Узган җомгада авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитет бухгалтерлары, бүлек начальниклары катнашында Советның утырышлар залында киңәшмә булып үтте. Анда агымдагы елның 8 айлык нәтиҗәләренә авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлегендәге мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Евгений СТАРОВ Киңәшмәне башлап җибәргәч, Вячеслав Козлов игътибарны...
Узган җомгада авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитет бухгалтерлары, бүлек начальниклары катнашында Советның утырышлар залында киңәшмә булып үтте. Анда агымдагы елның 8 айлык нәтиҗәләренә авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлегендәге мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмәне башлап җибәргәч, Вячеслав Козлов игътибарны балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә җылылык режимын үтәүгә юнәлдерде.
Алда булып үткән киңәшмәдәге карарларның үтәлешенә анализ белән Советның оештыру бүлеге мөдире Любовь Козлова чыгыш ясады.
Финанс-бюджет Палатасы рәисе Людмила Завалишина 8 ай эчендә чыгымнар һәм керемнәр буенча район һәм авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турында җиткерде. Муниципаль районның берләштерелгән бюджетына җыелган үзкеремнәр шушы чорга еллык планга карата 67 процентка үтәлгән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда керемнәр 36 процентка яки 22 миллион сумга арткан. Авыл җирлекләре бюджетына җыелган үзкеремнәр шулай ук 67%ка арткан (еллык -15 млн. 300 мең сум күләмендә). 15 авыл җирлегенең 7се планны үтәгән (Архангел, Акбүре, Екатерина Бистәсе, Зирекле, Красный Октябрь, Әдәмсә һәм Черемухово).
Милеккә салынган салымнар буенча керемнәр әлегә җитәрлек түгел, халык белән тагы да активрак эшләргә кирәк. Недоимка буенча үзгәрешләр әлләни күп түгел, аның бераз кимүе күзәтелә. Түләмәүчеләргә карата билгеле бер чаралар кулланылмый әлегә, судка дәгъва бирелми. Районның берләштерелгән бюджет чыгымнары еллык билгеләнүгә карата 70 процентка үтәлгән. Авыл җирлекләре бюджетының чыгымнар өлеше 62 процентка үтәлгән. Кредитор бурычлары (ел башыннан алып) 54 процентка кимегән, тик 164 мең сум күләмендә кредитор бурычлары бар әле. Энергия ресурслары буенча акча арттырып түләнгән, электр энергиясе буенча - 368,9 мең сум, җылылык буенча - 135,9 мең сум. Черемухово Бистәсендә 5 урамда әле һаман урамнарны яктыртуга тотылган электр энергиясе исәпкә алынмый, бу мәсьәләне хәл итү буенча берни эшләнмәгән. Күп кенә авыл җирлекләрендә территорияләрне үстерү программасы үтәлми, яңа эш урыннары булдырылмый, авыл җирлекләренә җыелган салымнар идарә аппаратындагыларга хезмәт хакы түләргә дә җитми.
Хезмәт ресурслары балансы буенча Акъяр һәм Черемухово авыл җирлекләре бухгалтерлары Рифиза Шәйхетдинова һәм Надежда Абрамовалар чыгышы тыңланды.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасының эше турында аның рәисе Наталья Гордеева мәгълүмат бирде. Муниципаль милектә булган 150 фатирның 27-се әйбәт хәлдә, 106-сы - канәгатьләнерлек, 17 фатир авария хәлендә, дип билгеләп үтелде. Бер айда нибары 6 фатир хосусыйлаштырылган. Торакны хосусыйлаштыру буенча эшне активлаштыру зарурлыгына басым ясалды, бушлай хосусыйлаштыру срогы киләсе елның 1 мартында төгәлләнә. Буш торган 307 бакчаның 242-се яңа хуҗаларга тапшырылган. Районда әле документ белән рәсмиләштерелмәгән 33 объект бар. Якын араларда бу биналар белән мәсьәләне хәл итәсе бар. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Аның чыгышы диаграммалар һәм графиклар белән тулыландырылды. Программа эшли башлаганнан бирле 177 млн. 617 мең сумлык 1256 кредит алынган. Районда 148 кеше субсидия ала. Авыл халкы РФ бюджетыннан 16 млн. сумнан артык, ТР бюджетыннан 765 мең сум субсидия акчасы алган. Быел гына да 2,4 млн. сумнан артык субсидия алынган. ШЯХ-ны үстерүгә кредит бирү буенча банклар арасында "Ак Барс" банк алда, программа эшли башлаганнан бирле 61 млн. сумлык 556 кредит биргән (2012 елда 14 млн. сумлык 105 кредит). "Татфондбанк"та аннан бераз калыша төшә - 62,7 млн. сумлык 437 кредит биргән (2012 елда 10 млн. сумлык 82 кредит), Саклык банкы 26 млн. сумлык 168 кредит биргән (2012 елда 5,6 млн. сумлык 30 кредит), Россельхозбанк - 21 млн. сумлык 95 кредит биргән (2012 елда 3,4 млн. сумлык 14 кредит). Авыл җирлекләре арасында, Буревестник, Яңа Чишмә, Чабаксар АҖ-дә узган ел белән чагыштырганда кредит алучылар күбрәк, Акбүре АҖ-дә узган елгы дәрәҗәдә, калган АҖ-дә азрак. Акъяр, Акбүре, Ленино, Екатерина, Тубылгы Тау, Чабаксар һәм Шахмай АҖ җиткерелгән планны үтәгәннәр. 100 йортка ШЯХ кредитлары бирү буенча безнең район уртача республика күрсәткеченнән калыша (28гә - 25). Акъяр, Ленино, Тубылгы Тау, Черемухово һәм Шахмай АҖ-дә күрсәткечләр республиканыкыннан югары, Яңа Чишмәдә уртача район дәрәҗәсендә, калганнарында - түбән. Халык алган кредит акчасына 1012 баш сыер, 261 баш яшь МЭТ, 145 баш дуңгыз, 101 баш дуңгыз баласы, 82 баш сарык, 74 баш ат, 46 куян, 1306 кош-корт, 140 автомобиль һәм трактор, 229 берәмлек авыл хуҗалыгы җиһазы сатып алган, 239 терлекчелек бинасы төзелгән, 44 кредит газ челтәренә тоташтыруга һәм газ җиһазлары сатып алуга тотылган.
Наилә Закирова киңәшмәдә авыл җирлекләрендәге иҗтимагый Советларның эшенә анализ ясады. Соңгы араларда аларның эше активлашты, дип билгеләп үтте ул. Архангел, Шахмай, Петропавел һәм Зирекле АҖ-дә иҗтимагый Советларның эше уңай бәяләнде. Күп кенә авыл җирлекләрендә иҗтимагый Совет утырышлары июль аеннан башлап үткәрелә башлады, тик кайбер авыл җирлекләре башкарма комитетларында әлегәчә составы, көн тәртибе тәгаенләнмәгән, каралган мәсьәләләр производство киңәшмәсенә, АҖ утырышларына охшап кала. Иҗтимагый Совет утырышларында участковыйлар яки офицерлар составыннан вәкилләр мәчет-ләрдәге имам-хатыйблар һәм православие динен-дәге мәхәллә башлыклары катнашырга тиеш.
Киңәшмәдә тренерлар һәм физкультура укытучылары эшенең нәтиҗәлелегенә, электрон документ әйләнешенә, төзекләндерүгә, республика ярминкәләрендә катнашуга кагылышлы һәм район тормышындагы башка мәсьәләләр карап тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев