9 айга йомгак ясадылар
Үткән җомгада авыл җирлекләре башлыклары, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында Советның утырышлар залында булып үткән киңәшмәдә быелгысы елның 9 айлык нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
ТР Хисап палатасы тарафыннан районның бюджет оешмаларын тикшерү нәтиҗәләре белән киңәшмәгә җыелучыларны районның Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин таныштырды. Финанс өлкәсендә ачыкланган тәртип бозулар гаепле шәхесләрдән тулы күләмдә түләттереләчәк.
Алда үткәрелгән киңәшмәдә кабул ителгән карарларның үтәлешенә анализ белән Советның оештыру бүлеге мөдире Любовь Былинкина чыгыш ясады. 9 ай эчендә чыгымнар һәм керемнәр буенча район һәм авыл җирлекләре бюджеты үтәлеше турында Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина сөйләде. 9 айда муниципаль районның берләштерелгән бюджетка үз керемнәрен кертү планы еллык билгеләнүгә карата 76 процентка үтәлгән. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда керемнәр 36 процентка арткан яки физик затларның нигездә керемнәренә салынган салым хисабына (26,9 млн. сумга), болар барлык кергән салымнарның 83 процентын тәшкил итә. Нефть оешмаларыннан бюджетка барлык салымнарның 64 проценты, бюджет оешмаларыннан - 18, кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән - 10, аграр сектордагы предприятиеләрдән - 6, башка оешмалардан - 2 процент тәшкил итә. Бюджет оешмаларыннан кергән керем күләме (өлеше) даими төстә кими бара һәм шуңа күрә кече бизнестан салымнар кертүне арттырырга кирәк, ә моның өчен яңа эш урыннары булдырырга, халыкның эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерергә кирәк. Авыл җирлекләре бюджетларына үз керемнәрен кертү буенча план шулай ук 74 процентка үтәлгән (аныклык кертелгән еллык заданиегә карата 17,7 млн. сум күләмендә). 15 авыл җирлеге арасында 6сы гына планны үти алган (Акбүре, Екатерина, Зирекле, Красный Октябрь, Әдәмсә һәм Черемухово).
Районның берләштерелгән бюджет чыгымнары аныклык кертелгән еллык билгеләнүгә карата 78 процентка үтәлгән. Авыл җирлекләре бюджетының чыгымнар өлеше 68 процентка үтәлгән.
Бер айда җирле бюджетка недоимкалар 24 процентка кимегән. Салымнар буенча недоимкалар Әдәмсә һәм Шахмай АҖ-ләрдә тулысынча юк. Торакны вакытлыча файдаланган өчен бурычлар кими, 51,3 мең сум бурычның 91 проценты Яңа Чишмә АҖ-гә туры килә.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эше турындагы информация белән аның рәисе Наталья Гордеева чыгыш ясады. Бер айда нибары 24 фатир хосусыйлаштырылган, хосусыйлаштырылмаган 261 фатир калган. Буш калган 307 бакчаның 244се яңа хуҗаларга бирелгән, сентябрьдә исә нибары 2 бакча гына (буш калган) башка кешегә бирелгән.
Киңәшмәдә энергия ресурслары чыгымнарына анализ белән Финанс-бюджет палатасы белгече Ольга Пьянзина чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, 9 айда электр энергиясен куллану 2011 ел белән чагыштырганда 854 мең сумга арткан (район авыллары урамнарына өстәмә урам яктырткычларын урнаштыру хисабына). Табигый газ 5,7 млн. сумлык сарыф ителгән, корректорлы яңа газ санагычлары урнаштыру хисабына газ чыгымнары кимегән.
Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Пашутин милеккә салына торган салымнарны җыю, социаль найм буенча тәкъдим ителгән торак өчен бурычларны түләү хакында хәбәр итте. Әлеге мәсьәләләр буенча эш әлегә тиешенчә алып барылмавын билгеләп үтте.
Шахмай АҖ бухгалтеры Фәрданә Галимованың хезмәт ресурслары балансы буенча чыгышы тыңланды. Гражданлык торышы актларын язуны электрон формада башкаруга күчерү турында ЗАГС мөдире Алия Миръякупова сөйләде. 1 октябрьгә булган торыш буенча актларның 58 проценты электрон формада башкарылган. Әлеге мәсьәлә буенча Тубылгы Тау АҖ тәнкыйть утына тотылды.
2013 елның 1 гыйнварына 1920 елдан башлап хәзергесе вакытка чаклы барлык гражданлык торышы актларының 80 проценты электрон формага күчерелергә тиеш. Документлар әйләнешенең электрон формасы һәм авыл җирлекләре сайтлары торышы турында информатизация бүлеге начальнигы Александр Янов сөйләде. Буревестник, Чабаксар һәм Яңа Чишмә АҖ сайтлары сирәк тулыландырыла.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турындагы информация белән чыгыш ясады. Аның чыгышы диаграммалар һәм графиклар белән аңлатылды. Программа эшли башлаганнан бирле барлыгы 184 млн. сум күләмендә 1290 кредит алынган. Ел башыннан бирле барлыгы 47 млн. 682 мең сумлык 265 кредит бирелгән. ШЯХны үстерүгә кредитлар бирү буенча "Ак Барс банк" алда бара, ул 118 кредит биргән, аннары "Татфондбанк" (90 кредит), Саклык банкы (41 кредит) һәм Россельхозбанк - 16 кредит. Акъяр, Акбүре, Екатерина, Ленино, Яңа Чишмә, Петропавел, Тубылгы Тау һәм Чабаксар АҖ кредитлар алу буенча җиткерелгән заданиене үтәгәннәр. Бирелгән ШЯХ кредитлары саны буенча безнең район (100 йортка) уртача республика күрсәткечләреннән калыша (26га 30). Акъяр, Акбүре, Тубылгы Тау, Чабаксар һәм Шахмай АҖ-дә күрсәткечләр уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Халыктан сөт сатып алу турында сөйләгәндә, 9 ай эчендә бер баш сыердан тапшырылган сөт 1816 кг тәшкил иткән, дип билгеләп үтелде, үткән ел дәрәҗәсеннән 22 процентка күбрәк. Сөт сатуның уртача бәясе 9 сум 91 тиен тәшкил иткән. Халык белән исәп-хисап ясау соңгы вакытларда тоткарлана. Киңәшмәдә коммуналь хезмәтләр өчен электрон вариантта түләү, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашу һ.б. мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә ахырында район башлыгы Чабаксар АҖ башлыгы Петр Петровны узган туган көне белән котлады һәм аңа бүләк тапшырды.
Евгений Старов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев