Административ тәртип бозулар кимеде
2011 елда административ тәртип бозулар өчен гражданнарга салынган штрафлар күләме 223 протокол буенча 79100 сум тәшкил иткән. 2010 елда 307 протокол каралып, штрафлар күләме 96900 сум булган. Протоколлар санының кимүен административ комиссия секретаре Надежда Фокеева авыллардагы башкарма комитет җитәкчеләренең һәм участок уполномоченныйларының халык белән актив профилактика эшләре алып барулары, шулай...
2011 елда административ тәртип бозулар өчен гражданнарга салынган штрафлар күләме 223 протокол буенча 79100 сум тәшкил иткән. 2010 елда 307 протокол каралып, штрафлар күләме 96900 сум булган. Протоколлар санының кимүен административ комиссия секретаре Надежда Фокеева авыллардагы башкарма комитет җитәкчеләренең һәм участок уполномоченныйларының халык белән актив профилактика эшләре алып барулары, шулай ук район газетасы белән хезмәттәшлек итү белән бәйли.
"Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча административ комиссия тарафыннан карап тикшерелгән 223 протоколның 9сы экология полициясе, 214се - участок уполномоченныйлары тарафыннан төзелгән.
2010 ел белән чагыштырганда, узган елда районда "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларны үтәмәү" һәм "Урамда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозу" маддәләре буенча тәртип бозулар күзәтелмәгән.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, барлык гражданнар да, физик затмы ул яки урындагы кешеме, штрафларны барысы да вакытында түләми. 12 мең сумнан артык акча суд приставлары хезмәте аша түләттерелгән.
Кышкы чорда карның чамадан тыш күп булуы сәбәпле, биналарның түбәсе җимерелү белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта. Шуңа күрә түбәләрдәге карны вакытында чистартырга кирәк, шулай эш итмәгәндә, 15 меңнән 30 мең сум күләмендә(урындагы затлар өчен), ә кабатланганда - 30 меңнән 50 мең сумга чаклы күләмдә штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев