Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

"Акчасыз Татарстан"

Республикада планлы рәвештә акчасыз исәп-хисап формасына күчү максатыннан, ТР Министрлар Кабинеты карары белән «Безналичный Татарстан» проектын тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды.


Чаралар планында («юл картасы») республикада акча әйләнешен киметү буенча чаралар оештыру һәм уздыру каралган.
Хәзерге вакытта мәдәният, спорт, ТКХ учреждениеләрендә бердәм билет системасын (билет сатуны исәпкә алу буенча) кертү мөмкинлеге, шулай ук «Энергосбыт» ҖЧҖ һәм ЕРЦ офисларында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмаларын урнаштыру мөмкинлеге карала.
Күп функцияле үзәкләрнең (КФҮ) клиентларына хезмәт күрсәтү урыннарын түләү карталарын (POS-терминаллар) түләү өчен электрон җайланмалар белән тәэмин итү дә күздә тотыла.
Хәзерге вакытта товарлар сатучы һәм хезмәтләр күрсәтүче кибетләрнең, даруханәләрнең, автозаправкаларның һәм башка учреждениеләрнең абсолют күпчелегендә акчасыз түләү формасы кулланыла. Бу бик уңайлы, тиз һәм куркынычсыз. Яңа Чишмә районында 118 сәүдә ноктасының 34ендә терминаллар юк. Әмма сентябрь ахырына кадәр башка объектларда да терминаллар куелырга тиеш.
Шулай ук Яңа Чишмәдә «Татэнергосбыт» бердәм исәп-хисап үзәге башка бинага күчкәннән соң клиентларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтү өчен «Акибанк» ПАО терминалы урнаштырылачак.
Гомуми файдаланудагы транспортта түләү карталарыннан файдалану өчен " Чирмешән АТП» АҖ валидаторлар һәм касса аппараты алу өчен «Социаль карта» АҖ белән килешү төзеде.
Халык белән даими рәвештә үткәрелә торган очрашуларда товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә акчасыз түләүнең уңайлылыгы турында аңлатмалар бирелә. Банк картасын куллану бик уңайлы, ул күп урын алып тормый һәм сатып алучыга түләгәндә кирәкле сумманы исәпләргә кирәкми, ә сатучыга, үз чиратында, сдача кайтарырга кирәк. Бу әле исәп-хисап вакытын да киметә.
Пластик картаның үзенчәлеге булып интернет аша сатып алганда өйдән чыкмыйча гына товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә түләү мөмкинлеге булу тора. Ә интернет аша бүген барысын да сатып алырга мөмкин. Банк картасының уңайлылыгы – бу сезнең акчаны урлаулардан саклый. Аны урласалар да, теләсә кайсы вакытта, банкка мөрәҗәгать итеп, картаны блокировкаларга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев