Яңа Чишмә районы административ комиссиясенең хокук бозулар профилактикасына кагылышлы эшчәнлеген активлаштырырга кирәк, - ноябрь аенда узган чираттагы комиссиядә район башкарма комитеты җитәкчесе, хокук бозулар профилактикасы буенча комиссия рәисе урынбасары Ринат Фәсахов шул хакта сөйләде.
Нәкъ менә район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар профилактикасы буенча аларның катнашын активлаштыру максатында бердәм эш канәгатьләнерлек алып барылмый, дип билгеләп үтелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгышында сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе сатуга кагылышлы саннар яңгырады: 10 айда бу төр эчемлек җан башына 1,1 литр сатылган. Бу узган елгы шул чор белән чагыштырганда күпкә аз, тик бу халык азрак эчә дигән сүз түгел әле. Димәк, идән астында җитештерелгән спиртлы эчемлекләр күбрәк сатыла.
Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше - бу бюджетка алынып бетмәгән керем генә түгел әле. Бу суррогат эчемлекләр белән агулануга сәбәп тә.
Участковыйларга, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, халык арасында алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне ачыклау буенча эшне активлаштырырга һәм гражданнарга ялган аракының зарары турында төшендерергә кирәк. Гражданнар шуны да белергә тиешләр, алкогольле продукция сату өлкәсендә кагыйдә бозучыларны хәбәр итүчеләр матди яктан бүләкләнәчәкләр.
Районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә хокук бозулар профилактикасы буенча 10 айлык (2016ел) эшләр турында мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев сөйләде, ул узган ел балигъ булмаган бер баланың алкоголь белән агулану очрагын билгеләп үтте. Ул балалар тәрбияләү нисбәтеннән уңышсыз саналган һәм мәктәптә исәптә торган гаиләләрне атап чыкты. Уку йортларында һәм гаиләләрдә хокук бозулар профилактикасы буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.
Район прокуроры Алексей Парамонов районда хокук бозулар профилактикасы буенча гамәлдә булган проблема турында мәгълүматын җиткерде һәм мәгариф бүлегенә балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасына юнәлдерелгән класс сәгатьләре үткәргәндә прокуратура хезмәткәрләрен чакыруны тәкъдим итте.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев