Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

“АПК“ны үстерү һәм “Сәламәтлек“ проектларын тормышка ашыру барышы турында мәсьәләләр карап тикшерелде

25 июньдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 44 нче утырышы булып узды, анда кайбер мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин да катнашты. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловның "Яңа Чишмә районында АПКны...

25 июньдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 44 нче утырышы булып узды, анда кайбер мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин да катнашты.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловның "Яңа Чишмә районында АПКны үстерү" проектын тормышка ашыруның барышы турында мәгълүматы тыңланды. Доклад ясаучы ирешелгән нәтиҗәләр белән беррәттән эшлисе эшләрнең дә байтак булуын билгеләп үтте. Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә интенсив технологияләрне үзләштерәсе бар, хуҗалык итүнең кече формаларына аерым игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды. 2015 елда аграр секторда ит җитештерүне - 2,8 мең тоннага, сөтне - 31,6 мең тоннага, бер сыердан савымны - 5000 кг-га, бөртеклеләр уңышын - 21 центнердан артык, 1 хезмәткәргә уртача хезмәт хакын 14 мең сумга җиткерү бурычы куела.
-АПК-ның нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар, - дип ассызыклады район башлыгы. -Гаилә фермаларын үстерүгә игътибар җитми, ШЯХ кредитлары да аз, эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасында катнашучылар аз,- дип белдерде.
"Сәламәтлек" проектының тормышка ашырылуы хакында мәгълүмат белән РҮХ баш табибы Ришат Билалов чыгыш ясады. Проектның төп юнәлешләре - табиблар хәзерләү, матди-техник базаны ныгыту, ВИЧ-инфекция, гепатит профилактикасы, халыкны югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин итү, халыкны диспансерлаштыру һ.б. Әлеге барлык юнәлешләр буенча байтак эшләр башкарылган. Табиб участоклары кадрлар белән комплектланган, 3 млн. сумлык җиһаз, берничә "Ашыгыч ярдәм" машинасы алынган, ел саен 6 меңнән артык кеше ВИЧ-ка һәм гепатитка тикшерелә, барлык категория халык диспансеризация үткән, 2014 елда 241 кеше югары технологияле медицина ярдәме алган (2015 елда - 30 кеше).
-Халык арасында үлүчеләр санын киметүгә төп игътибар бирергә, поликлиникада һәм РҮХ-дә пациентлар кабул итүне тәртипкә салырга кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
Алга таба депутатлар элек кабул ителгән Совет карарларына үзгәрешләр кертү буенча кайбер мәсьәләләрне карадылар һәм муниципаль милектә булган җир участокларын бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне расладылар.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев