Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Аракыны азрак, ә сыраны күп эчкәннәр

2012 ел­да бар­лы­гы 286799 литр ал­ко­голь про­дук­ци­я­се са­тыл­ган (2011 ел­да - 293441 л). Үт­кән ел­ның шул ук чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ал­ко­голь про­дук­ци­я­сен са­ту 2,3%­ка ки­мү кү­зә­те­лә. Авыл җир­лек­лә­рен­дә 14,9 мең дал. ал­ко­голь про­дук­ци­я­се са­тыл­ган, бу үт­кән ел­ның шул ук чо­ры­на ка­ра­та 95% тәш­кил итә. Үт­кән ел­ның шул ук чо­ры бе­лән...

2012 ел­да бар­лы­гы 286799 литр ал­ко­голь про­дук­ци­я­се са­тыл­ган (2011 ел­да - 293441 л). Үт­кән ел­ның шул ук чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да ал­ко­голь про­дук­ци­я­сен са­ту 2,3%­ка ки­мү кү­зә­те­лә.

Авыл җир­лек­лә­рен­дә 14,9 мең дал. ал­ко­голь про­дук­ци­я­се са­тыл­ган, бу үт­кән ел­ның шул ук чо­ры­на ка­ра­та 95% тәш­кил итә.

Үт­кән ел­ның шул ук чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да чит­тән кер­тел­гән ал­ко­голь про­дук­ци­я­се са­ту­да үсеш кү­зә­те­лә - 21%ка, шул исәп­тә чит­тән кер­тү бу­ен­ча да - 86%ка.

Рес­пуб­ли­ка­да җи­теш­те­рел­гән ал­ко­голь про­дук­ци­я­сен са­ту 7%ка ки­ме­гән. Җан ба­шы­на ал­ко­голь про­дук­ци­я­сен са­ту кү­лә­ме (2012 ел өчен) 20,5 л тәш­кил ит­кән, бу үт­кән ел­ның шул ук чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 99% тәш­кил итә.

2011-2012 ел­лар­да ТР Дәү­ләт ал­ко­голь инс­пек­ци­я­се­нең тер­ри­то­ри­аль ор­ган­на­ры ара­сын­да Ка­зан­ның "Пи­во­вар­ня Моск­ва-Эфес" ЯАҖ фи­ли­а­лы та­ра­фын­нан сы­ра ки­те­рү ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар бу­ен­ча 2012 ел­да Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да факт­та 23,8 мең дал. сы­ра са­тыл­ган, бу үт­кән ел­ның шул ук чо­ры­на ка­ра­та 28%ка күб­рәк (2011 ел­да - 18,5 мең дал).

КОНТ­РОЛЬ­ЛЕК ИТҮ БУ­ЕН­ЧА ЧА­РА­ЛАР ҮТ­КӘ­РҮ ӨЛ­КӘ­СЕН­ДӘ

Агым­да­гы ел­ның гыйн­вар-де­каб­рен­дә тер­ри­то­риаль ор­ган бел­геч­лә­ре та­ра­фын­нан кул­ла­ну­чы­лар ба­за­рын­да ал­ко­голь һәм сос­та­вын­да спирт бул­ган про­дук­ци­я­ләр­нең за­кон­сыз әй­лә­не­шен ачык­лау һәм тәр­тип бо­зу­лар­ны ки­сә­тү бу­ен­ча 57 тик­ше­рү үт­кә­рел­де, шул исәп­тә: 6-сы план­лы, элек би­рел­гән күр­сәт­мә үтә­ле­шен тик­ше­рү бу­ен­ча план­нан тыш тик­ше­рү - 8, граж­дан­нар­ның га­ри­за­ла­ры бу­ен­ча план­нан тыш тик­ше­рү - 6, ад­ми­нист­ра­тив тик­ше­рү үт­кә­рү ба­ры­шын­да - 8, ЭЭМ бе­лән бер­лек­тә - 4, про­ку­ра­ту­ра бе­лән бер­лек­тә - 25 тик­ше­рү.

Тик­ше­рү­ләр үт­кә­рү ба­ры­шын­да 44 оч­рак­та 47 за­кон бо­зу оч­ра­гы ачык­лан­ды:

· ал­ко­голь про­дук­ци­я­сен һәм сы­ра­ны вак­лап са­ту­ны чик­ләү­дә тәр­тип бо­зу­ның 9 оч­ра­гы ("А­лан" ҖЧҖ - 2 оч­рак, "За­ман" ҖЧҖ, "Ли­дер" ҖЧҖ, "Г­ранд" ҖЧҖ, шэ Л.А. Ар­бу­зо­ва, шэ Л.С. Доб­ры­ни­на, шэ Г.Г. Ну­рет­ди­но­ва, шэ Г.Ш. Иди­я­тул­лин);

· са­ни­та­рия за­кон­на­рын бо­зу­ның 2 оч­ра­гы ("Фор­сат" ҖЧҖ, "Ка­рат" СПК);

· ал­ко­голь­ле про­дук­ци­я­ләр­не вак­лап са­ту ту­рын­да тө­гәл бул­ма­ган (кү­рә­лә­тә бо­зып) мәгъ­лү­мат­лар бе­лән дек­ла­ра­ция би­рү­нең 1 фак­ты ("Тюль­пан" ҖЧҖ);

· ал­ко­голь про­дук­ци­я­лә­рен ти­е­шен­чә рәс­ми­ләш­те­рел­мә­гән до­ку­мент­лар бе­лән са­ту­ның 5 оч­ра­гы ("Ма­ри­я" ҖЧҖ, "Ку­лон" ЯАҖ, "Са­турн", "Бу­лат" ҖЧҖәр, "Ку­лон" ЯАҖ);

· шәх­си граж­дан­нар­ның өй­лә­рен­дә сос­та­вын­да спирт бул­ган эчем­лек­ләр са­ту­ның 3 оч­ра­гы (гр. А.И. Жир­нов, Б.А. Ба­ра­нов, Л.М. Род­ни­на);

· бил­ге­лән­гән мәгъ­лү­мат­ла­ры бул­ма­ган эш­ләр баш­ка­ру, то­вар­лар са­ту, хез­мәт күр­сә­тү - 1 оч­рак ("Фор­сат" ҖЧҖ, "Ка­рат" СПК);

· шәх­си ме­ди­ци­на ке­нә­гә­се бул­мау - 1 оч­рак ("Ка­рат" СПК);

· ярак­лы­лык сро­гы чык­кан про­дук­ци­я­ са­ту­ның 24 оч­ра­гы.

Ачык­лан­ган оч­рак­лар бу­ен­ча ти­еш­ле ча­ра­лар кү­рел­де.

Ири­на ШИШ­КИ­НА,

ТР Дәү­ләт ал­ко­голь инс­пек­ци­я­се­нең Чис­тай ТБ бел­ге­че

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев