Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Архангел Бистәсендә төп юл яңартылачак

Яңа асфальтны Яшьләр урамы буенча агымдагы елның җәендә салачаклар.

13 гыйнварда Архангел авыл җирлеге депутатлар Советының киңәйтелгән утырышы булды, анда АҖ башлыгы Нина Сердюкның Совет һәм авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан башкарылган эшләр турында отчеты тыңланды.
Авыл җирлегендә авыл үсешенең «Юл картасы» ндагы төп пунктларның берсе (эш урыннары булдыру) үтәлмәгән: 1 урын планлаштырганнар, ләкин барып чыкмаган. Үзмәшгуль булып алты кеше теркәлгән, алар җирлек бюджетына керем китерә. Архангел Бистәсендә эшсезлек мәсьәләсе кискен тормый: эшкә яраклы 286 кешенең 15е эшсез, ә КФХда эшче куллар һәрвакыт кирәк.  
Планнар үтәлгән: салымнар җыю, шуның хисабына авыл җирлеге бюджеты формалаша;  социаль учреждениеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү, территорияләрне төзекләндерү, халыкның куркынычсыз тормышын тәэмин итү буенча;  үзара салым буенча йөкләмәләр үтәлгән;  шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең һәм кош - кортларның баш санын арттыру, аларны азык белән тәэмин итү («Архангельское» КФХ ярдәме белән), ШЯХ ны үстерүгә төрле субсидияләр алу, артып калган продукцияләрне сатуда ярдәм итү һәм башкалар.
Белешмә
Барлыгы 176 хуҗалык бар. 56 йортта 232 баш МЭТ асрала (узган елга карата+ 13), шул исәптән 33 йортта 92 сыер (+6 баш). Шулай ук дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр, атлар һәм кош-кортлар саны арткан.
  Совет һәм Башкарма комитет эшчәнлегенең узган елдагы төп моментларын чагылдырып, АҖ башлыгы 2020 елда бергәләп хәл ителәчәк бурычларны билгеләде, иң мөһим проблемаларны атап үтте.
- 400 метр суүткәргеч торбаны алыштыру һәм Нагорный урамына вак таш җәю таләп ителә. Үз көчебез белән генә без аны башкарып чыга алмаячакбыз. Шуңа күрә без, Вячеслав Михайлович, әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәбез, - диде Нина Сердюк. Һәм район хакимиятенә, юл-төзелеш оешмасына күперне асфальтлау буенча өстәмә эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук нефть компаниясенең авылны төзекләндерү, аншлагны реставрацияләүдә һәм эшмәкәрләрнең бәйрәмнәрне үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәтүләрен билгеләп үтте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Совет утырышы эшенә йомгак ясады. Ул Архангел АҖ башлыгының эшен канәгатьләнерлек дип танырга тәкъдим итте.  Бу бәя катнашучыларның ризалыгы белән дә расланды.
Вячеслав Козлов авыл халкына мөрәҗәгать итеп, авыл җирлегендә үзара салым акчасына һәм башка финанслау чыганакларына яхшыртылачак юллардан тыш, Архангел Бистәсенең төп урамы район акчасы хисабына яңартылачак, диде.
Утырыш ахырында мәктәптә 35 ел эшләгән башлангыч сыйныф укытучысы Валентина Забродина, «Архангельское» КФХ хезмәткәрләре Анатолий Шумков һәм Светлана Урядниковалар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Авыл җирлеге башлыгы исеменнән 25 ел дәвамында сайлау комиссиясендә актив эшләгәне өчен Наталья Таротина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әлеге утырышка әзерлек һәм аны уздыру буенча авыл җирлеге коллективының бик яхшы оештырылган эшен билгеләп үтәсе килә.  
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев