Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Авыл җирлекләре башлыкларына - яңа автомобильләр

Декабрь азагында Казанда ТР муниципаль берәмлекләр Советының 8 нче Съезды булып узды, анда республикабызның муниципаль берлеге еллык эшкә нәтиҗә ясады

Съездда республикабызның барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Форумда урынбасарлары белән район башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре дә катнашты.
Советның эшенә йомгак ясаган доклад белән ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышулардан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов съезд эшенә йомгак ясады. "Без барыбыз да гомуми эш башкарабыз һәм халкыбызга хезмәт итәргә тиешбез", - дип билгеләп үтте ул. Шушы чарада Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр вәкилләренә дәүләт бүләкләре һәм 100 яңа "Шевроле-Нива" автомобиле ачкычы тапшырды. Алар арасында безнең районнан Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Светлана Ерохина да бар иде.
Яңа автомобиль гел төзек булсын һәм авыл җирлеге ихтыяҗларын үтәүгә хезмәт итсен, дип телибез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X