Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Авыл җирлеге башлыкларына - яңа автомобильләр

Республика көне алдыннан Казанда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

Җирлек башлыклары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа хезмәт  автомобильләре ачкычларын алды.
- Яңа машиналарны без алар өчен һәр елны бүлеп бирәбез - бу аларның мобильлеген һәм статусын арттыруга этәргеч  бирә, -  дип ассызыклады республика  башлыгы, җиңүчеләргә алга таба актив эшләргә һәм үсәргә дигән теләкләрен җиткерде.
ТР муниципаль берәмлекләре арасында смотр-конкурс 2010 елдан үткәрелә һәм агымдагы елда да 200 дән артык заявка бирелгән иде. 100 муниципалитет конкурс җиңүчеләре булган - аларга 93 “Шевроле - Нива“ автомашинасының һәм 7 “Форд-Транзит“ микроавтобусларының ачкычлары тапшырылды.
Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе  Экзам Гобәйдуллин шулай ук күптән түгел бәйрәм хөрмәтенә республика Президенты ярдәме белән җирле  үзидарә органнары хезмәткәрләре дә бүләккә 1000 нән артык компьютер алдылар, дип искәрде.
Конкурс җиңүчеләре арасында безнең Яңа Чишмә авыл җирлеге дә бар. АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ивановка (рәсемдә) “Шевроле- Нива“ а/м ачкычы һәм конкурста җиңүче Дипломы тапшырдылар.
Азат МУСИН. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев