Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

БАЛАЛАР “ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ“ ЭШЛИ

Низаг, бәхәс чыкканда, ялгызлыктан интеккәндә яшүсмерләргә балаларның "ышаныч телефоны" сүз белән ярдәмгә килә ала. 2013 елның 10 аенда шушы телефонга 57 шалтырату, 16 SMS-хәбәр килгән, шуның 18-е 8-11 яшьлек кызлардан, 28-е 12-16 яшьлек кызлардан, 11-се 14-17 яшьлек үсмер малайлардан алынган. Мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәттә проблемалар...

Низаг, бәхәс чыкканда, ялгызлыктан интеккәндә яшүсмерләргә балаларның "ышаныч телефоны" сүз белән ярдәмгә килә ала.
2013 елның 10 аенда шушы телефонга 57 шалтырату, 16 SMS-хәбәр килгән, шуның 18-е 8-11 яшьлек кызлардан, 28-е 12-16 яшьлек кызлардан, 11-се 14-17 яшьлек үсмер малайлардан алынган.
Мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәттә проблемалар туу, мәктәптәге низаглар, дәүләт имтиханнары бирү нисбәтеннән борчылулар. Шалтыратучыларның һәммәсенә рухи ярдәм күрсәтелгән, психологлар үсмерләр үзләрендә ышаныч тойсын, туган хәлләрдән чыгу юлын тапсын өчен файдалы киңәшләрен биргәннәр.
Ышаныч телефоны эшли, 89520406445 номерына шалтырата аласыз (тәүлек әйләнәсенә), сезгә ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев