Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Байтак мәсьәләләр хәл ителә

Районда район җитәкчелеге катнашында торак пунктларда халык җыеннары дәвам итә, анда АҖ башкарма комитетлары эшенә йомгак ясала, агымдагы мәсьәләләр тикшерелә.


6 августта Чертушта узган халык җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты.
Авыл халкы алдында Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов соңгы елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Ә җирлектә башкарылган эшләр шактый. Аерым алганда, Чертушта барлык урамнар да төзекләндерелгән, Сөембикә урамы буенча вак таш-комлы катнашма җәелгән, мәчеткә янкорма төзелгән, урам утлары яхшыртылган. Су белән тәэмин итү буенча проект документациясен әзерләү буенча зур эш алып барыла һәм алдагы 2-3 елда су челтәре яңартылачак һәм яңа скважина төзеләчәк. Үзара салым акчалары да авыл мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим роль уйный.
Ринат Фәсахов үз чыгышында соңгы елларда республика программалары нигезендә тулаем район буенча башкарылган эшләрне билгеләп үтте. 30 километрга якын юл ясалган, 5 ел эчендә биш КФҮ, спорт мәйданчыклары, ФАП төзелгән, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, йортларга, РҮХнә һ. б. капиталь ремонт буенча күп эшләр башкарылган.
Ул шулай ук авыл территорияләрен үстерү буенча 2020 елдан башланачак яңа федераль программа турында да искәртте. Бу программада авыл халкының тормыш шартларын яхшырту каралган (юллар, су белән тәэмин итү, яктырту, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б.). 2020 елга район буенча өч авыл – Чаллы Башы, Әдәмсә һәм Архангел Бистәсе кертелгән. Федераль программа 5 елга исәпләнгән һәм ел саен шартларны яхшырту өчен берничә торак пункт кертеләчәк.
Аннары Ринат Фәсахов сорауларга җавап бирде. Савым сыерларына һәм кош-кортларга субсидияләр түләү буенча мәсьәлә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юлланачак.
Җыелыш ахырында Ильяс Гаризов 8 сентябрьдә булачак Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар турында искә төшерде һәм барысын да актив катнашырга чакырды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев