Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Белешмәлек: “Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен сакла“

Статистик  мәгълүматлар буенча ел саен Татарстан Республикасы торак фондында 2500 дән артык янгын чыга, бу янгыннарның гомуми  саныннан 80 % тәшкил итә.


Ел саен торак секторда янгыннарда  120 дән артык кеше үлә, 200 дән артык кеше травма ала. Өстәвенә төнлә чыккан янгыннарда 100 дән артык кеше һәлак була, бу янгында һәлак булганнарның гомуми саныннан 70 % тәшкил итә. 
Торак йортны, фатирны төтенли башлауны  иртә стадиядә ачыклаучы һәм йоклаган кешене дә уятырга сәләтле тавышлы сигнал бирүче автоном янгын белдергечләр (извещатель) белән җиһазлаганда (һәр бинага берәрне) аянычлы нәтиҗәләрдән котылырга да мөмкин булыр иде.
Республика акциясе барышында  куелган автоном янгын белдергечләр үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шулай итеп, 2016-2018 елларда торак йортларда (фатирларда) чыккан янгыннарның җиде очрагында янгын белдергечләрнең эшләп китүе аркасында  йортларда яшәүчеләр янулары турында үзвакытында белеп, 18 кешенең (шул исәптә 9 баланың) гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән.
Торак йортларда (фатирларда) шулай ук утсүндергечләр (порошоклы, углекислоталы) булдырырга тәкъдим  ителә, алар ярдәмендә янгынны иртә стадиядә сүндерергә мөмкин һәм фаҗигале нәтиҗәләргә юл  куелмаячак.
Гаиләгезне хәвеф-хәтәрдән, балаларыгызның һәм өлкән яшьтәге туганнарыгызның гомерен саклагыз – янгынны хәбәр   итүче җайланма урнаштырыгыз. Аларның бәяләре дә кыйммәт түгел,  ә куркыныч хәл   килеп чыга калса, алар кеше гомерен саклап калачак!
Янгын сагын чакыру өчен номерлар:
шәһәр  телефоныннан: 01
кәрәзле телефоннан: 101    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев