Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

“Бердәм Россия“ партиясенең социаль юнәлештәге проектлары

"Бердәм Россия"нең Татарстандагы бүлекчәсе 30 дан артык партия проектын тормышка ашыра. Безнең республика Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ партия проектлары эшли торган бердәнбер территория.

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсендәге партия проектлары Миңнеханов Стратегиясе куйган бурычларны хәл итә: халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый институтлар үсеше, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен (сыйфатын) күтәрү.
"Бердәм Россия" социаль яклауга аерым игътибар бирә. Бу юнәлешне партия үзе өчен җаваплылыкның туры зонасы дип саный һәм региональ партия проектлары белән өстәмә рәвештә федераль партия проектларының көчен арттыра.
"Бердәм Россия" ТРБ инициативасы буенча "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек" федераль программаны гамәлгә ашыруның аерым юнәлеше булып фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелеше торды. 2012 елдан башлап 409 ФАП төзелде, 1332 объектка капиталь ремонт ясалды, 115 ФАП медицина җиһазлары һәм мебельләр белән тулыландырылды. Яңа Чишмә районында бу партия проекты уңышлы тормышка ашырыла. 2012-2016 елларда 6 яңа ФАП төзелде (бу максатларга 15 млн.сум акча бүлеп бирелде), булган 23 ФАПка капиталь ремонт (һәрберсенә 100 мең сумлык) үткәрелде, Зирекле участок хастаханәсе дә ремонтланды.
-Без республикабыз җитәкчелегенә һәм "Бердәм Россия" партиясенә авыл җирлегендә шундый кирәкле проектларны тормышка ашырган өчен рәхмәтле, - дип сөйли РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов. - Моңарчы дистә еллар дәвамында медпунктлар төзүгә һәм ремонтлауга акча бүлеп бирелмәде, ә участок хастаханәләре бөтенләй ябылды. "Земский доктор" программасы аркасында соңгы елларда безгә 10 табиб килде, сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге артты. Безнең барлык ФАП-лар кадрлар белән тәэмин ителгән.
Тиздән Тубылгы Тау авылында яңа ФАП (рәсемдә) пациентлар кабул итү өчен үз ишекләрен ачачак, биредә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев