Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

“Бердәмрәсәйлеләр“ киләчәккә бурычлар билгеләде

14 декабрьдә районда "Бердәм Россия" БСП-нең Яңа Чишмә җирле бүлегенең ХХII конференциясе булып узды, аның эшендә 22 башлангыч партия бүлекчәсеннән 43 делегат, чакырылган партия тарафдарлары, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Конференция эшендә тагын ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге Региональ сәяси советы әгъзасы Ольга Калашникова да катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча - "Бердәм Россия" БСП-нең ХIV съезды эшләре нәтиҗәләре турында" съезд делегаты, партиянең Архангел башлангыч бүлекчәсе секретаре Нина Сердюк чыгыш ясады. Нина Анатольевна съездның эше турында сөйләде, төп темаларга кагылды, партиянең төп органы карарының проекты эчке партия эшчәнлеге юнәлешләрен генә күздә тотмыйча, бөтен җәмгыятьне комплекслы үстерү бурычын куюны билгеләп үтте. Ул съездда партиянең Татарстан региональ бүлеге лидеры Фәрит Мөхәммәтшин ясаган докладның төп мизгелләренә тәгаен тукталды. Съездда, бүгенгесе көндә "Бердәм Россия" халык партиясе булып тора, аның эшчәнлегенең нигезе - илебез халкының мәнфәгатьләрен, суверенитетын, гармонияле үсешен яклау, дип ассызыкладылар.
Партиянең җирле бүлеге секретаре Вячеслав Козлов 2013 елда партиянең җирле бүлеге эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләсе елга партия тарафыннан билгеләнгән бурычлар куйды. Үз докладында ул, эшнең үзәгендә элеккегечә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора, дип билгеләп үтте. Районда өстенлекле илкүләм һәм җирле партия программалары уңышлы гына тормышка ашырыла, партия активы, бөтен бердәмрәсәйлеләр "Халык контролендә", "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит", "Чиста су", "Нык гаилә", "Авылларыбызның йөзен үзгәртик" кебек акцияләрдә турыдан-туры катнашып киләләр. Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советы депутатлары Андрей Симаков белән Альберт Фәхретдинов халыкны кабул итә. Партия сафларын инициативалы, партия мәнфәгатьләрен якларга сәләтле кешеләр тулыландыруы да мөһим мәсьәлә булып тора. Шуның белән бәйле рәвештә партиянең сәяси көче кадрлар резервы буларак "Яшь гвардия"нең Яңа Чишмә бүлекчәсе эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия.
"Бердәм Россия" партиясе "Яшь гвардия" җәмәгать оешмасы җирле бүлегенең штаб начальнигы Светлана Мартышова узып баручы елда Яңа Чишмә яшьләре авангарды ничек һәм нинди уйлар белән яшәгән һәм киләчәккә планнары турында сөйләп үтте. Акъяр башлангыч бүлекчәсе секретаре Данияр Гайнуллин 2013 елда партиянең эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Киләсе елда Вячеслав Козлов җирле бүлекчәдәге бурычларның берсе булып ике бик тә җаваплы сайлау кампанияләрен дә: ТР Дәүләт Советына депутатлар һәм ТР Президентын сайлауларда катнашуны атады. Партияара конкуренцияләр үсеше шартларында партия оешмасыннан илдә һәм республикада үзгәрүчән иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый хәлләргә оператив һәм адекват (тапкыр) реакция ясау - җавап бирү таләп ителә. "Бердәм Россия" тагы да заманчарак һәм мобиль булырга тиеш. Моны җәмгыятьтә гамәлдә булган социаль-икътисадый проблемалар да әйтеп тора.
-Әмма, бернигә дә карамастан, соңгы сайлау кампанияләре күрсәткәнчә, Татарстанны иҗади үсеш юлында алып барырга сәләтле йогынты ясарлык башка сәяси көч бүгенгесе көндә дә юк һәм хәзер без сайлаучыларның ышанычын киметергә хакыбыз юк, - диде Региональ Сәяси совет вәкиле Ольга Калашникова үзенең чыгышында. - Безнең тарафтан аз эшләнмәде - партиянең Татарстандагы бүлекчәсе белән горурланырлыгыбыз бар, тик йомшарырга һич тә ярамый.
Чыгышлар төгәлләнгәч, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары Нина Патрикеева, Нина Сердюк, Надежда Попкова һәм "Бердәм Россиянең" яшьгвардиячесе Андрей Абрамов районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашулары өчен бүләкләнделәр.
Гомумән, ХХII конференция эше бик нәтиҗәле булды, ә аның эш нәтиҗәсе булып партиянең ХIV съезды йомгаклары һәм 2014 елда җирле бүлекчәнең партия эшләре юнәлешләре һәм билгеләнгән бурычлар буенча бертавыштан карарлар кабул итү торды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев