Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Бергәләп эшли башлаганнар

Красный Октябрь АҖ башлыгы Андрей Нестеров Красный Октябрь авыл җирлегенең 2016 елга социаль-икътисадый үсеш планнары һәм агымдагы елның I кварталы өчен юл картасының факттагы үтәлеше турында сөйли.

-Салым һәм салымнан булмаган түләүләрнең АҖ бюджетына керүе күп мәсьәләне хәл итә. Агымдагы елның Iкварталында НДФЛ 32%, җир салымы 73%, милеккә карата салынган салым 4,1% җыелды. Еллык план 1820,4 мең сум булганда, барлыгы 1198,4 мең сум җыелды. Шәхси секторда терлекләрнең баш санын без 350 башка җиткерергә планлаштырдык, әмма I кварталда терлекләр 337 дән 318 башка чаклы кимеде. Шунысы сөендерә, авыл халкында сыерлар 3 башка артты һәм, планлаштырганча, барлыгы 66 баш булды. Халык тарафыннан сатылган сөт 161 ц тәшкил итә (планлаштырганнан 12%). ШЯХны үстерү мәсьәләсе өстендә эшләп, без авыл халкына кредит алганда булышырга ниятләдек. Планда 11 кредит булса, авыл халкы тарафыннан әлегә 3 кредит кына алынган. Дүрт гаилә фермасы булдыру планлаштырылган булса да, 3 айда әле бер генә ферма да барлыкка килмәде, шулай ук отчет чорында авыл халкы тарафыннан бер генә кәҗә дә, башмак тана да сатып алынмады, әлеге мәсьәләләр буенча эш алып барыла. Кече һәм урта бизнесны үстерүдә шартлар тудыру өчен ике эш урыны булдыру планлаштырылса да, беренче кварталда бер эш урыны да булдырылмады. Поселок эчендәге юлларны ремонтлау һәм төзү (2827 мең сумлык), гыйбадәт йортларын карап тоту һәм ремонтлау (50 мең сумлык), торак төзү (120 кв. метр) планлаштырылды. Әлеге эшләр яз һәм җәйге матур көннәрдә башкарылачак. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән үзара ярдәм итешеп, АҖ башкарма комитеты ТКХ түләүләрен контрольдә тота: җыем 93% тәшкил итә. Планда каралган 30 санагычның 3есе инде куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев