Безнең район – бишенче урында
Ел саен ТР Министрлар Кабинеты һәм муниципаль район башлыгы арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторы - планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы (шул исәптә 2012-2014 елларга да) килешүгә кул куела. 2012 елда тормышка ашыру максатыннан 25 күрсәткеч һәм индикатор башкарма комитет җитәкчесенең һәрбер урынбасарына һәм районның җаваплы башкаручыларына җиткерелгән иде....
Ел саен ТР Министрлар Кабинеты һәм муниципаль район башлыгы арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторы - планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы (шул исәптә 2012-2014 елларга да) килешүгә кул куела.
2012 елда тормышка ашыру максатыннан 25 күрсәткеч һәм индикатор башкарма комитет җитәкчесенең һәрбер урынбасарына һәм районның җаваплы башкаручыларына җиткерелгән иде.
2012 елның I ярты елындагы эш нәтиҗәләре буенча ТР Президенты аппараты тарафыннан муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингы төзелгән. Әлеге рейтинг Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлеге буенча ике төркемгә ( төп һәм өстәмә) бүленгән 15 күрсәткеч нигезендә булдырылган.
Шушы рейтингка нигезләнеп интеграль индекс нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә муниципаль районы Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләре һәм Лаеш районыннан соң 5 урынны били.
Төп күрсәткечләр буенча Яңа Чишмә муниципаль районы 7 урынны алып тора. Безнең районга әлеге бәяне алырга мөмкинлек бирүче төп күрсәткеч булып безнең республика буенча җан башына алынган өстәмә кыйммәт күләме буенча II урында булуыбыз тора, 2012 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча ул җан башына 170,9 мең сум тәшкил итә. Шулай ук безнең район җан башына җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәт күләме буенча ТР буенча 3 урынны били (380,2 мең сум). Тормыш дәрәҗәсе буенча 45 муниципаль берәмлек арасында Яңа Чишмә районы - 19 урында. Хезмәт хакы буенча - 16, эшсезлек дәрәҗәсе буенча - 15, җан башына төп капиталга инвестиция кертү буенча - 20, җан башына салым һәм салымныкы булмаган керемнәр буенча - 15 урында.
Агымдагы елның I ярты еллыгында өстәмә күрсәткечләр буенча безнең район рейтинг буенча - 5 урында. Районга алдынгы позицияләрне яулауда хезмәт хакы буенча бурычларны киметүдә максатчан эш итү булышлык итә (1 июльгә 1 эшчегә 0 сум тәшкил иткән). Шулай ук 2012 елның I ярты еллыгында зыянга эшләүче предприятиеләрнең булмавы район рейтингында уңай чагылыш тапкан.
Җан башына I ярты еллыкта сөт җитештерү буенча безнең район 3 урында тора яки 8,15 ц (Әтнә һәм Әлки районнарыннан соң). Җан башына МЭТ асрау торышы (1 июльгә) буенча - 4 урында (Әтнә, Әлки һәм Теләче районнарыннан соң). Җан башына файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы буенча безнең район 40 урында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев