Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнең районда татарстан мөфтие булып китте

    13 июньдә безнең районда эш сәфәре белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте.

    Ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты, Тубылгы Тауда бәйрәм чаралары үткәрү һәм мәхәллә кешеләрен укыту өчен мәчет янәшәсендә өстәмә бина төзелешенең барышын карады. Аннан соң мөфти Тубылгы Тау мәчетендә вәгазь сөйләде, анда районның барлык мәчетләреннән вәкилләр һәм татар авылларыннан авыл җирлекләре башлыклары җыелган иде.
    Чакырылган халык өчен Ленино авылындагы "Очрашу" ресторанында ифтар мәҗлесе оештырылды, табын янында 60 ка якын кеше сыйланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: