Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • безнең ветврач - конкурста җиңүчеләр арасында

    Казанда Игенчеләр сараенда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган 2015 елда "ТР-ның иң әйбәт агросәнәгать комплексы белгече" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

    Республикабызның авыл хуҗалыгы оешмаларыннан 200 белгеч 100 әр мең сумлык грант алды. Откан призларын алар үзләре теләгәнчә тота алалар. Җиңүчеләр арасыннан "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы баш ветврачы Илсур Ибраһимов та бар иде. Без Илсурны гранты белән котлап, хезмәт уңышлары телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: