Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән "Бизнес-класс" проекты тормышка ашырыла, анда күп кенә кече һәм урта бизнес вәкилләре, предприятие җитәкчеләре катнашты да инде.
Саклык банкыннан "Бизнес-класс" проекты һәм GoogI 15 майда старт алды, программаның рәсми ябылуы 18 ноябрьдә булачак. Бу проект бизнесы яңа дәрәҗәгә чыгаруга мөмкинлек бирүче белемне арттыру чаралары белән адымлап он-лайн курсын узуны күздә тота. Аны остаз сыйфатында тәҗрибәле эшмәкәрләр үткәрә, персональ консультацияләр бирелә һ.б.
Ай башына 14 мең эшмәкәр регуляр укулар үтә, 3540 кеше курсны тулысынча төгәлләгән инде. Проектта эш башлаучылар гына катнашмый, шуларның 3130-ы икътисад секторында эш итүче эшмәкәрләр.
Катнашучыларның белем эстәве атна саен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә торган шимбә киңәшмәләрендә арадаш нәтиҗәләргә даими доклад ясау белән контрольдә тотыла.
10 ноябрьгә Яңа Чишмә районында 110 кеше белем эсти (планда - 70) һәм бу республика районнары арасында 8 нче урынны били (157%).
- Шушы ярты ел эчендә безнең эшмәкәрләр сатуны ничек арттырырга, бизнесны ничек модельләштерергә, кулланучылар базарын өйрәнергә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнделәр, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова. - Алар өйрәнгән нәрсәләр хәзер үзләренә эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашырырга ярдәм итә.
Уңышлы гына укып чыгучыларның берсе - Яңа Чишмәдән Фәнил Саматов.
- Шәхсән минем өчен уку кызыклы булды, барлык баскычларны да тиз уздым, бер җирдә дә "утырып калмадым", - дип сөйли ул. - Проектта катнашу миңа зур файда бирде, әйтик, "салкын телефон шалтыратулары" методикасына өйрәндем. Салкын шалтырату - бу яңа клиентлар җәлеп итү, аларга товарлар сату һәм хезмәт күрсәтү алымы. Мине "бизнеста булу түгел, бизнес өстендә булу" принцибына өйрәттеләр, ул исә агымдагы эшләр белән шөгыльләнергә генә түгел, киләчәккә перспективаны күздә тотып эшләргә өйрәтә. Төгәл исәп-хисап ясарга, нәрсә сатуның отышлырак булуын, нәрсәгә акча тотарга, эшкә дөрес мөнәсәбәткә, бизнес өлкәсендә аралашырга, ничек итеп икътисадый күрсәткечләрне исәпләп чыгарырга өйрәндем, команда белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе алдым. Мөстәкыйль рәвештә укуымны - өйрәнүемне дәвам итәм - бизнес-китаплар укыйм.
- Үз бизнесыма хәзер башка күзлектән карыйм, - дип дәвам итте ул, - нәрсәгә өйрәнгән булсам, шуларны тормышка ашыру өстендә эшлим. Барып чыкса иде дип телим. Минем девизым - "теләк булса, бар да була".Мөһим нәрсәгә өйрәндем: сату юк икән, каядыр барырга, яңа элемтәләр эзләргә кирәк. Кыскасы, бер урында утырырга түгел, ә 24 сәгать буена "әйләнергә" кирәк, шул чакта гына уңыш булачак.
18 ноябрьдә Казанда IТ - ПАРК-ка нәтиҗәләр ясау өчен ТОП программаны бик уңышлы тәмамлаган 50кеше җыелачак.
ТР Призединты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы ПАО Президенты Герман Греф, GoogI компаниясенең Россия вәкиллеге генераль директоры Карло Бьондо әлеге чараның мәртәбәле кунаклары булачак. Проектның иң уңышлы укучыларына бүләккә түбәндәге бонуслар булачак: товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне алга җибәрү өчен үз интернет - сайтыңны булдыруга сертификат; клиентларга акчасыз хезмәт күрсәтү һәм исәп-хисап алып бару өчен бүләк - смарт - терминаллар; шәхси эшмәкәрләр өчен Саклык банкында бушлай счетлар һәм хезмәт хакы проектына исәп-хисап-касса хезмәтләре күрсәтүне ачу. Проектның рәсми программасы 18 ноябрьгә чаклы сузылачак, тик GoogI укулар аннан соң да дәвам итәчәк. Теркәлергә өлгергән һәм өйрәнүләр узучылар өчен барысы да элеккегечә кала. Ә яңа катнашучылар өчен платформа 18 ноябрьдән соң да ачык, алар да теркәлә һәм өйрәнү курслары үтә алачаклар, тик остазлар ярдәменнән башка гына.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев