Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Муниципаль хәбәрләр

Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр

Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей -мемориалы мөдире Михаил Черепанов Акбүредәге "Буыннар мирасы" музее директоры Вәсил Вәлиуллинга икенче бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яңачишмәлеләрнең исемлекләрен тапшырган.

Әлеге исемлекләрдә язмыш кушуы белән фашистларга әсирлеккә төшүчеләрнең (24 кеше) берничәсенең фамилияләре бар. Кызганычка каршы, нацист тәмугының үлем газапларына түзә алмый, аларның күбесе һәлак булган. Гитлер ерткычлары әсирләрнең документларын төгәл алып барганнар. Без сугыш тоткыннарының учетка алу карточкасыннан якташларыбызның фоторәсемнәрен бастырып чыгаруны дәвам итәбез (безнең сайтта - novoshishminsk.ru - әлеге канкойгыч сугыш документларын тулысынча карарга була).
Әгәр дә кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныса, Вәсил Вәлиҗан улы түбәндәге телефон номерлары буенча "Буыннар мирасы" музеена мөрәҗәгать итүләрен сорый. Тел.: 89047617009, 8(84348)36-2-98 (яисә 2-24-32, 2-21-46 телефон номерлары буенча безнең редакциягә дә шалтыратырга була).
НИКИТИН Александр Васильевич, 1908 елда туган, Колмакса авылыннан. 1941 елның 3 октябрендә Ельня янында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 16 гыйнварында үлгән. Туганнары -Никитина Анна, Яңа Чишмә районы Колмакса авылы.
НАУМОВ Федор Степанович, 1914 елда туган, Черемуховодан. Артиллериядә хезмәт иткән. 1941 елның 27 июлендә әсирлеккә төшкән. 1941 елның 30 ноябрендә үлгән. Хатыны - Молотов өлкәсе , Краснокамск шәһәрендә яшәгән Ваганова Анна.
КОНОВАЛОВ Степан Андреевич, 1914 елда туган, Черемуховодан. Саперлар батальонында хезмәт иткән. 1941 елның 25 июлендә Великие Луки янында әсирлеккә төшкән. Әнисе Мария Коновалова.
МЕЛЬНИКОВ Николай Никифорович, 1907 елда туган, Яңа Чишмәдән. 1941 елда Великие Луки янында әсирлеккә төшкән. 1945 елның 27 апрелендә үлгән. Әнисенең кыз фамилиясе Былинкина. Хатыны - Мельникова Евдокия.
ЛАЗАРЕВ Василий Петрович, 1921 елда туган, Яңа Чишмәдән. 314 нче укчылар дивизиясендә хезмәт иткән. 1941 елның 9 августында Рославль янында әсирлеккә төшкән. 1944 елның 29 маенда үлгән. Әнисенең кыз фа милиясе Макарова.
НИКИТИН Александр Васильевич, 1908 елда туган, Колмакса авылыннан. 1941 елның 3 октябрендә Ельня янында әсирлеккә төшкән. 1942 елның 16 гыйнварында үлгән. Туганнары -Никитина Анна, Яңа Чишмә районы Колмакса авылы.
МАЛАНЧЕВ Михаил Перфильевич, 1906 елда туган, Яңа Чишмәдән. Артиллериядә хезмәт иткән. 1941 елның 21 июлендә Таллин янында әсирлеккә төшкән. 1941 елның 1 декабрендә үлгән. Туганнары - Маланчева Анастасия, Яңа Чишмә районы, Кублицк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев