Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республиканың Иҗтимагый палатасы икенче ел рәттән муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре арасында "Үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүче" дип аталган конкурс үткәрә.
Конкурс 4 номинациядә үткәрелә (быел беренче мәртәбә 5 зонада авыл җирлекләре арасында да җиңүчеләр билгеләнде).
Нәтиҗә ясаганда мәктәп каникуллары көннәрендә үткәрелгән чаралар, аларда...
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республиканың Иҗтимагый палатасы икенче ел рәттән муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре арасында "Үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүче" дип аталган конкурс үткәрә.
Конкурс 4 номинациядә үткәрелә (быел беренче мәртәбә 5 зонада авыл җирлекләре арасында да җиңүчеләр билгеләнде).
Нәтиҗә ясаганда мәктәп каникуллары көннәрендә үткәрелгән чаралар, аларда халыкның күпләп катнашуы, чыршыны бизәү, яктыртылуы, шулай ук авыл халкының яңа ел чыршысын бизәүдә катнашуы да исәпкә алынды.
Безгә укучыларыбызга конкурс нәтиҗәләре буенча Үзәк зонада Чабаксар авыл җирлегенең 1 урын яулавын хәбәр итүе бик күңелле (анда ничек итеп чыршыны, кардан әвәләнгән фигураларны, боз тауларын хәзерләүләре, халыкның ничек итеп күңел ачуы хакында без Яңа ел алдыннан язган идек инде).
Чабаксар авыл җирлеге 300 мең сумга сертификат белән бүләкләнгән һәм бу акча җирлекне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә һәм авылдагы башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев