Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты,"Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ гендиректоры Шамил Яһудин һәм ТР буенча Россия Социаль иминият фондының региональ бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллиннар катнашты.
Утырыш башланганчы район башлыгы район "ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Михаил Демидовны туган көне белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Көн тәртибендәге 2016-2021 елларга районның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясен тормышка ашыру турындагы беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Ул стратегиянең пландагы күрсәткечләренә ирешү 20 төп күрсәткечне үтәүгә нигезләнгән һәм аларның күпчелеге үтәлә, дип билгеләп үтте. Тулай территориаль продукт (ТТП) үсә - 2016 елда ул 15,3 млрд. сум тәшкил иткән, 2017 елда 16 млрд. сум булачак. Халыкның акчалата керемнәре арта, хезмәт җитештерүчәнлеге үсә, бизнес та яхшы гына үсеш ала, барлык авыл җирлекләрендә дә җәмәгать инфраструктурасы объектлары яңартыла. Әмма төп бурычка - халкыбызның тормыш шартларын - иминлеген яхшыртуга ирешү өчен комплекслы якын килү кысаларында безнең әле эшлисе эшләр байтак.
2018 елга һәм пландагы 2019-2020 елларга район бюджеты турындагы икенче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады. Ул барлык тармаклар һәм бюджет бүлекләреннән чыгып керемнәр һәм чыгымнар өлешенә тәфсилле характеристика бирде һәм депутатларга керемнәр һәм чыгымнарның алдан әйтелгән күләмен 408 млн. 302 мең сум күләмендә (ягъни дефицитсыз) расларга тәкъдим итте.
- Докладтан күренгәнчә, бюджетның 70 %ы (280 млн. сумнан артык) "Мәгариф" тармагына юнәлдерелә, - дип искәрде Вячеслав Козлов. - Безнең районда бер укучыны тотуга (укытуга) республика буенча иң югары сумма.
Алдагы 2019 һәм 2020 елларга бюджетның чыгымнар һәм керемнәр өлешен 414 һәм 417 млн. сумга кадәр арттыру планлаштырыла.
2018 елга тәкъдим ителгән бюджет проекты өчен депутатлар беренче укылышта бердәм тавыш бирделәр.
Аннан соң утырышта социаль-ориентация алган коммерцияле булмаган оешмалар (КБО) эшчәнлегенә, аларга ярдәм итү формалары һәм ысуллары турында җентекле анализ белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк чыгыш ясады. Ул барлык коммерцияле булмаган һәм дини оешмалар (59) эшенә характеристика бирде, 2018 елга бурычлар билгеләде. Алар арасында коммерцияле булмаган оешмаларның грантлар алуда һәм республика конкурсларында актив катнашуы.
Валентина Семеняк шулай ук балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү турындагы информация белән дә чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча районда күп нәрсәләр эшләнә - яшьләр республика һәм район күләмендә үткәрелә торган чараларга тагы да күбрәк җәлеп ителә, төрле спартакиадалар һәм ярышлар бик матур итеп уздырыла ("Ягез әле, егетләр!", "Аҗаган" һ.б.), "Россия патриотларын үстерәбез" дигән исем астында призывниклар көне гомумрайон бәйрәменә әверелде, "яшьармиячеләр" хәрәкәте актив үсеш ала һ.б.
Утырышта депутатлар шулай ук кайбер норматив-хокукый документларны карап тикшерделәр һәм аларның барысы буенча да тиешле карарлар кабул иттеләр.
Утырыш азагында Шамил Яһудин һәм Вячеслав Козлов Тубылгы Таудан биш бала анасы Рәйхан Әхмәтовага (аны котларга аның бөтен зур гаиләсе килгән иде) "Ана даны - Материнская слава" медален тапшырдылар (бу хакта тәфсилләбрәк газетабызның киләсе санында).
Район Советы утырышыннан башка
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Нет комментариев