10 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 19нчы утырышы булып узды. Киңәшмәне Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнашты.
Утырыш башлануга Вячеслав Козлов район Советына яңа сайланган депутатлар: Красный Октябрь АҖ-нән Юрий Нестеровка һәм Тубылгытау АҖ-нән Наил Сабировка таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча 2014-2016 елларга Яңа Чишмә районының социаль-икътисадый үсеш программасының үтәлеше турындагы мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Ирешелгән уңышлар да, эшләнмәгән эшләр дә билгеләп үтелде.
- Күрсәткечләр начар булмаса да, файдаланылмаган резервлар да байтак әле, - дип ассызыклады район башлыгы. - Бу авыл хуҗалыгы җитештерүенә һәм район үзәгендә оештырылган промышленность мәйданчыгына кагыла, анда барлык коммуникацияләр дә бар (газ, су, җылылык, канализация, электр, территориясе асфальтланган), тик резидентлар -эшмәкәрләр генә аз.
2017 елга һәм пландагы 2018-2019 елларга район бюджеты турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады. Депутатлар беренче укылышта 2017 елга район бюджеты турында карар кабул иттеләр. Бюджет 399,3 млн. сум күләмендә, керемнәр һәм чыгымнар тигез күләмдә (дефицитсыз) кабул ителде. 2018 елга бюджетны 404,2 млн. сум, 2019 елга 407,5 млн. сум күләмендә, керемнәр һәм чыгымнарны тигез күләмдә калдыру планлаштырыла.
Планлаштырылган бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар 2016елның 18 ноябрендә узачак.
Аннан соң утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк 2016 елда балаларны һәм яшьләрне хәрби -патриотик рухта тәрбияләү һәм 2017 елга бурычлар турында тәфсилле доклад белән чыгыш ясады. Утырышта шулай ук яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьеваның район территориясендә физкультура һәм спортны үстерү турындагы мәгълүматы тыңланды, район Уставына үзгәрешләр кертелде.
"Яңа Чишмә муниципаль районының мактаулы гражданины" исеме турындагы Положениегә туры китереп депутатлар әлеге мактаулы исемне беренчеләрдән булып безнең якташыбыз, озак еллардан бирле районга һәм туган авылы Акбүрегә саллы ярдәм күрсәтүче "Татмелиорация" "Траст компаниясе" ААҖ гендиректоры Әнвәр Залаковка бирү турында карар кабул иттеләр (аның хакында тәфсилләбрәк "ЯЧХ" нең киләсе санында укырсыз).
Аннан соң бүләкләү тантанасы булды. Профсоюзларның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда зур өлеш керткән өчен район башлыгы Вячеслав Козлов РФ дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Гомумрәсәй профсоюз оешмасының "Профсоюзлар каршындагы хезмәтләре өчен" билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне РФ Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Татарстан Профсоюзлар оешмасы рә исе урынбасары Альбина Нәфыйкова тапшырды. Ул шулай ук Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котовага да республика профсоюз комитетының Мактау грамотасын тапшырды.
ТР сайлау системасын үстерүдә зур өлеш керткән өчен Архангел мәктәбе укытучысы Лариса Старова, Акбүре мәктәбе директоры Харис Латыйпов һәм ТР Казначылык департаменты ТБ белгече Люция Сиплатовалар ТР ҮСК-нең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Бүләкләрне аларга ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов тапшырды.
Мәдәниятне үстерү һәм популярлаштыруга шәхси өлеш керткән өчен Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Венера Маланчева район башлыгының Мактау грамотасы, ҮКС директоры Надежда Зыкова, Ленино АМЙ халык коллективы аккомпаниаторы Зинаида Кондеева һәм БСМ директоры Ирина Слимова район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев